Рөстәм Миңнеханов Осиново авылында кемпингта булды һәм яңа күп профильле поликлиника ачуда катнашты

25.08.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск муниципаль районына эш сәфәре кыла.

Осиново авылында Рөстәм Миңнеханов «Осиново» кунакханә комплексы-кемпингы эше белән танышты.

Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афнасьев, ТР Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов һәм башкалар белән бергә, Рөстәм Миңнеханов территориядә урнаштырылган модульле йортларны карады, биредә төзелә торган спорт мәйданчыкларын һәм башка хезмәтләрне бәяләде.

Кемпинг проектын гамәлгә ашыру 2022 елның сентябрендә башланган. Кемпинг М7 автоюлыннан бер ярым километр ераклыкта урнашкан. Проектның бәясе 200 млн сумнан артык тәшкил итә (шуның 12,5 млн сумы – 2022 елда Ростуризм грантына откан акчалар).

Быел кемпинг туристларны кабул итә башлаган (2023 елның июле). 1 августка комплекс хезмәтләреннән 50ләп кеше файдаланган.

Рөстәм Миңнехановка «Осиново» кунакханә-кемпинг комплексы автосәяхәтчеләр өчен төзелгәнлеге турында сөйләделәр. Автокараваннар өчен парковка урыннары каралган, алар электр һәм артезиан суга уңайлы тоташтыру белән җиһазландырылган. Кемпинг территориясендә 10 модульле йорт урнаштырылган, һәркайсында дүрт кешегә кадәр ял итә алачак. Йортлар туристлар өчен кирәкле барлык әйберләр белән җиһазландырылган.

Кемпинг территориясендә ремонт остаханәсе, ел әйләнәсе автойортларны саклау өчен ангар, җәйге волейбол мәйданчыгы, урам кинотеатры төзелгән. Планнарда мунча комплексы, ел әйләнәсе спорт комплексы һәм мәйданчыклар төзү.

Рөстәм Миңнеханов Осиновода тагын бер объектта - күп юнәлешле поликлиникада булды (Осиновская ур., 36 йорт). Бу сәламәтлек саклау объекты «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелгән. Объектның гомуми бәясе 675 млн сум тирәсе. Бинаның мәйданы 4500 кв.м. Поликлиника территориясендә ашыгыч медицина ярдәме станциясе, даруханә, балалар өчен сөт ризыклары тарату пункты, клиник-диагностик лаборатория урнашкан. Медицина учреждениесе балалар һәм өлкәннәргә хезмәт күрсәтәчәк.

Поликлиника янында мәдәният һәм спорт учреждениеләре булдыру планлаштырыла.

Поликлиниканы ачу тантанасында чыгыш ясаганда, Рөстәм Миңнеханов бүгенге вакыйганы һәркем өчен мөһим дип атады. Ул ассызыклаганча, табибларга һәркем ярдәм сорап килә. Күп юнәлешле поликлника барлыкка килү белән, җирле халыкка медицина ярдәме өчен Зеленодольскка яки Васильевога барырга туры килмәячәк. Күп юнәлешле поликлиника - медицина ярдәменә ирешү мөмкинлеген тәэмин итәчәк эре медицина үзәге, диде Рөстәм Миңнеханов, «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты - яхшы федераль программа, һәм без ил җитәкчелегенә, Президентыбыз Владимир Путинга рәхмәт белдерәбез.

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, республика барлык федераль программаларда да актив катнаша.

Ул поликлиника төзүдә катнашкан төзүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде, шулай ук яңа бинада барлык шартлар тудырылган медицина хезмәткәрләренә уңышлы һәм нәтиҗәле эшчәнлек теләде.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.