Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә ГИТИСта булды һәм Татарстаннан булган студентлар белән очрашты

24.08.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Россия театр сәнгате институтында (ГИТИС) булды һәм Татарстаннан булган студентлар  белән очрашты.

Бүген ГИТИС - барлык театр белгечлекләре һәм әзерлек дәрәҗәләре буенча студентлар белем алырлык бердәнбер югары уку йорты. Барлыгы 8 факультет, 1800дән артык студент, шул исәптән 27 илдән укучылар.

Хәзерге вакытта ГИТИСта Татарстаннан 42 студент белем ала. Моннан тыш, хезмәттәшлек «Россиядә Дебют» проекты буенча үсә, иҗат командалары төбәк театрларында спектакльләр куя. Республикада мондый спектакльләр Казан дәүләт яшь тамашачы театрында, Г. Тукай исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театрында, шулай ук Чаллы, Буа һәм Әлмәт театрларында узды.

Россия театр сәнгате институты Татарстанда даими рәвештә иҗади һәм белем бирү лабораторияләре, уку театры гастрольләре, күчмә мастер-класслар үткәрә.

Рөстәм Миңнехановка уку корпусын күрсәттеләр, институт тарихын сөйләделәр, ахырда Татарстан студентлары белән очрашу узды. Бүген ГИТИСны тәмамлаучылар Мәскәүнең һәм республиканың әйдәп баручы театрларында эшлиләр.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.