Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Литва Республикасы һәм Татарстанның хезмәттәшлек өчен җитди нигезләре бар

06.10.2008

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында булган очрашуда Литва Республикасының икътисад министры урынбасары Гедиминас Райнис һәм Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов икътисадның төрле өлкәләрендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
“Литва Республикасы һәм Татарстанның хезмәттәшлек өчен җитди нигезләре бар”, - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, Литва һәм безнең республиканың бер-берсе белән кызыксынуы – ике яклы.
Яклар логистика, сәүдә һәм мәдәни алмашу өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында фикер алышты.
2008 елның беренче яртыеллыгында Татарстанның Литва белән тышкы сәүдә әйләнеше 86,5 млн. АКШ доллары тәшкил иткән (2007 елда – якынча 282 млн. АКШ доллары).
Очрашу ахырында тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов хәбәр иткәнчә, Татарстанга визиты кысаларында Литва Республикасы делегациясе “Алабуга” махсус икътисади зонасында, “КАМАЗ” ААҖ нең производство мәйданнарында булачак, республиканың сәнәгый потенциалы белән танышачак. Моннан тыш, “Идея” инновацион-җитештерү технопаркы, Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды җитәкчелеге белән очрашулар планлаштырылган.
Искәндәр Мөфлиханов сүзләренә караганда, Литва Республикасының икътисад министры урынбасары Гедиминас Райнис Татарстанның сәнәгый компанияләрен Литва территориясендә урнаштыру мәсьәләләре буенча техник ярдәм күрсәтергә әзер булуын әйтте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитетына Татарстан делегациясенең Литва Республикасына танышу визитын әзерләргә кушты.
Литва Республикасының, Евросоюз әгъзасы буларак, эшмәкәрлекне үстерү, технопарклар һәм индустриаль мәйданчыклар төзү, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына дәүләт ярдәмен күрсәтү (кредитлар буенча процент ставкаларын, субсидия, дотация түләү һ.б.) өлкәсендә бай тәҗрибәсе бар.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы ягыннан – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Когогин, Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты җитәкчесе Тимур Шаһивәлиев, тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов; Литва Республикасы ягыннан - Литваның Россиядәге сәүдә атташесы Виталиюс Баранаускас, Россиядә Литва Республикасы Вәкиллегенең икътисади мәсьәләләр буенча киңәшчесе Саулюс Валайнис катнашты. Гомумән алганда, Литва Республикасының Татарстандагы делегациясендә 15 кеше исәпләнә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте