Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов нанотехнологияләрне онкологик авыруларга диагноз кую һәм аларны дәвалау өчен куллану мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде

06.10.2008

Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллегендә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов нанотехнологияләрне онкологик авыруларга диагноз кую һәм дәвалау өчен куллану, Татарстан Республикасында атом төшен медицинада куллану халыкара үзәген төзү проектын Россия Федерациясенең финанс яктан үсеш институтларыннан бергәләп финанслау мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде. Утырышта Россия-Америка онкологик альянсының башкарма директоры Майклсон С., Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының “Клиник онкологик диспансер” сәламәтлек саклау дәүләт медицина учреждениесе баш табибы, Россия медицина фәннәре академиясенең Н.Н.Блохин исемендәге Россия онкология фәнни үзәге Идел буе филиалы директоры Хәсәнов Р.Ш., Татарстан Республикасының икътисад министры киңәшчесе Газизов К.К., Татарстан Республикасының ракка каршы фонд җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Ситдыйков Р.Ф., техник фәннәр кандидаты, проект авторы Бакланов С.И., техник фәннәр докторы, Мәскәү шәһәренең атом-төш физикасы институты хезмәткәре Акулиничев С.В. катнашты. Киңәшмәдә катнашучылар бик күп мәсьәләләрне, шул исәптән гариза проектын эшләү һәм аны “Россия нанотехнологияләр корпорациясе”нә бергәләп финанслау өчен кертү, үзәкне махсус медицина җиһазлары белән җиһазландыру, проектның бәясе һ.б. карадылар. Борис Павлов радионуклид, радиологик диагностика һәм терапия өчен яңа клиникалар төзүнең шактый кыйммәткә төшүен, ә инде булганнарын яңартуның икътисади яктан күпкә нәтиҗәлерәк булуын әйтеп китте. Казан шәһәрендә радиологик бүлек булу – конкуренция тудыра алырлык җитди өстенлек, чөнки Россиядә мондый бүлекләр бик аз. Киңәшмәдә катнашучылар халыкара атом-төш медицинасы үзәген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының “Клиник онкологик диспансер” сәламәтлек саклау дәүләт медицина учреждениесе базасында төзү нәтиҗәлерәк булачак дигән фикергә килделәр. Проектның якынча бәясе 1 млрд. 80 млн. сум тәшкил итәчәк. Проект авторы Сергей Бакланов проектта катнашучыларга АКШ һәм Европа илләрендә радионуклид терапияне ел саен куллану күрсәткечләре Россиянекеннән 250 тапкыр югарырак булуын хәбәр итте. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының “Клиник онкологик диспансер” сәламәтлек саклау дәүләт медицина учреждениесе баш табибы, Россия медицина фәннәре академиясенең Н.Н.Блохин исемендәге Россия онкология фәнни үзәге Идел буе филиалы директоры Хәсәнов Р.Ш. җитәкчелегендә вакытлы хезмәт коллективы төзү, югарыда әйтелгән проектлар буенча “Роснано”га бизнес-план, гариза бирү һәм алар буенча экспертиза үткәрү, шулай ук 2008 елның 1 нче декабренә чаклы проект документларын һәм проектның презентациясен әзерләү турында карар кабул ителде.