Рөстәм Миңнеханов Менделеевскта гөмбәзле чатырлы җәмәгать киңлеген ачуда катнашты

23.08.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Менделеевск муниципаль районына эш сәфәре кысаларында «Атмосфера» гөмбәзле чатырлы җәмәгать киңлеген ачу тантанасында катнашты. Яңа җәмәгать киңлеге Бурмистров урамында, 10 нчы йортта урнашкан. Конструкция һәм техник җиһазлау ел әйләнәсе куллану мөмкинлеген күздә тота.

Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев: "Сер түгел, без бөтен шәһәр белән гөмбәзнең ничек төзелүен күзәттек. Ул бик кызыклы! Менә матур яңа киңлек ачу мизгеле килде". Район башлыгы барлык менделеевлылар исеменнән Рөстәм Миңнехановка районның барлык инициативаларына ярдәм иткәне, велосипед юллары һәм яңа җәмәгать киңлекләре өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук «Атмосфера»да иң кызыклы чаралар узачагына ышаныч белдерде.

Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, бүген шәһәрдә күргәннәре белән уртаклашты. Ул «Аммоний» АҖдә булуын һәм аның үсеш планнары, хезмәткәрләр өчен предприятиедә булдырылган шартлар белән танышуын сөйләде. "Без химия-технология лицеен карадык - капиталь ремонттан соң. Бу - безнең республикада иң яхшы махсуслаштырылган уку йортларының берсе. Без шәһәрнең үзгәрүен күрәбез һәм сезнең уңышларыгызга шатланабыз. Алда зур юл, һәм Менделеевскка ихтыҗ булсын һәм көндәшлеккә сәләтле булсын", - дип теләк белдерде Татарстан Рәисе.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.