Рөстәм Миңнеханов Менделеевск муниципаль районында "Аммоний" АҖдә булды

23.08.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Менделеевск муниципаль районына эш сәфәре кылды.

Исегезгә төшерәбез, иртән ул Зәй муниципаль районында булды, анда капиталь ремонттан соң гимназияне карады, шулай ук тагын берничә объектта булды.

Менделеевск районына килү белән Рөстәм Миңнеханов район башлыгы Радмир Беляев, «Аммоний» АҖ генераль директоры Дмитрий Макаров белән бергә «Аммоний» АҖдә булды.

Ул «Аммоний» АҖнең төп финанс-икътисадый күрсәткечләре, яңа проектларны тәкъдир итү белән танышты. Бу шул исәптән дизель двигательләре өчен газ чыгару өчен реагент җитештерү буенча яңа цех та иде. Җитештерүне 2023 елның октябрендә башларга планлаштырылган (куәте елына - 32 мең тонна).

Шулай ук Рөстәм Миңнехановка сыек углекислота җитештерү мәйданчыгын күрсәттеләр.

Монда ук Татарстан Рәисе хезмәт коллективы вәкилләре белән аралашты. Аерым алганда, яшь хезмәткәрләргә торак бирү турында сөйләделәр. Шулай ук «Геройлар ярышы» спорт уеннары турында да сөйләделәр. Быел алар Менделеевскта инде икенче тапкыр узачак. Менделеевскт-  Россиянең «Геройлар ярышы»н кабул итүче бердәнбер кечкенә шәһәре. «Аммоний» АҖ - ярышларның партнеры һәм спонсоры.

«Аммоний» АҖ җитәкчелеге вәкилләре хәбәр иткәнчә, 2023 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча предприятиедә 1390 кеше эшли, уртача хезмәт хакы – якынча 103 мең сум.предприятиедә хезмәт шартларын яхшырту буенча даими эш бара - 2023 елның беренче яртыеллыгында завод 156 млн сум җибәргән, хезмәткәрләргә социаль түләүләр билгеләнә.

Белешмә өчен:

"Аммоний" АҖ - Европадагы иң эре ашлама җитештерүчеләрнең берсе. Дөньяда экологик иминлек чараларын үтәп, ябык цикллы җитештерүнең уникаль алдынгы технологиясе буенча төзелгән өченче завод. Ел саен предприятие миллион тоннадан артык азотлы ашлама чыгара.

2019 елда "Аммоний" АҖ "Азот" ДК структурасына кергән. 2020 елда  "Аммоний"АҖ "Аммоний Агротехнологияләр" үз авыл хуҗалыгы предприятиесен ачкан.

«Аммоний»ның яңа проектларының берсе - сыек углекислота җитештерү. Сыек углекислота эчемлекләрне карбонизацияләүдә, продуктларны суытуда һәм туңдыруда, объектларны янгынга каршы саклауда һәм саклагыч газларны эретеп ябыштыруда кулланыла.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте. Елена Бритвина.