Россия Президенты Владимир Путин Стратегик үсеш һәм милли проектлар буенча Совет утырышын уздырды. Бу чарада Татарстан РеспубликасыРәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Владимир Путин билгеләп үткәнчә, Россия 2022 ел нәтиҗәләре буенча – пессимистик фаразларга карамастан – дөньяның иң эре биш икътисады арасына керде. Агымдагы елның икенче кварталында тулаем эчке продукт узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 4,9%ка арткан. Өстәвенә, табигый ресурслар, шул исәптән нефть һәм газ чыгаруга бәйле булмаган тармаклар югарырак темплар белән үсә. Гомумән алганда, икенче кварталда сәнәгать җитештерүе - 6,3%ка, ә эшкәртү җитештерүләре 11,3%ка үскән.
"Сәнәгатьтә мондый динамиканы саклап калу, предприятиеләрнең, компанияләрнең җитештерүләрне ачуга, яңа технологик хәл ителешләрне үзләштерүгә һәм эш урыннары булдыруга инвестицияләрен хуплау бик мөһим. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу хакта максатчан күрсәткеч билгеләнгән: 2030 елга инвестицияләр 2020 ел белән чагыштырганда 70%тан да ким булмаган күләмдә артырга тиеш. Һәм монда динамика яхшы: менә инде өченче ел рәттән ул планнан югарырак», - дип белдерде Дәүләт Башлыгы.
Ул икенче кварталда федераль бюджет кытлыгы беренче квартал белән чагыштырганда сигез тапкыр диярлек кимегәнен һәм 264 миллиард сум тәшкил иткәнен билгеләп үтте. Июль аенда бюджет балансы узган ел белән чагыштырганда 458 миллиард сумга яхшырак булып чыккан. Июль-сентябрь айларында бюджет профицит беләнбулыр дип көтелә, ә гомумән алганда, ел дәвамында чыгымнарның керемнәрдән артуы планлаштырылган дәрәҗәдә – тулаем эчке продукт якынча 2%ка артык тәшкил итәр дип көтелә.
2023 елга Хөкүмәт һәм дәүләт идарәсе системасы өчен төп бурычлар арасында Владимир Путин Россиянең дустанә дәүләтләр партнерлары белән тышкы икътисадый элемтәләрен киңәйтүне, технологик суверенитетны ныгытуны, югары квалификацияле белгечләр әзерләүне һәм башкаларны билгеләде.
Утырышның стенограммасы белән Кремльнең рәсми сайтында танышырга мөмкин.