Рөстәм Миңнеханов «Полимекс» компаниясенең Директорлар советы рәисе Эрол Табанҗа белән очрашты

22.08.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Полимекс» компаниясе Директорлар советы рәисе Эрол Табанҗа белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.

Төзелеш өлкәсендә алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре тикшерелде.

Исегезгә төшерәбез, "Полимекс" - штаб-фатиры Истанбулда урнашкан төрек төзелеш холдингы.

Компаниянең Татарстанда эш тәҗрибәсе бар, аерым алганда, Казанда кунакханәләр төзүнең берничә уңышлы проекты гамәлгә ашырылган.

Бүгенге очрашуда ТР Рәисә ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.