Рөстәм Миңнеханов Венгриянең милли бәйрәме - Дәүләт төзелү көне уңаеннан уздырылган чарада катнашты

20.08.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Венгриянең милли бәйрәме - дәүләт төзелү көне уңаеннан рәсми чарада булды.

Илнең Премьер-министры офисында аны Виктор Орбан каршы алды.

Чарада шулай ук Әзәрбәйҗан, Сербия, Кыргызстан, Төркия, Төркмәнстан, Үзбәкстан Президентлары, Катар Әмире һәм башка беренче затлар катнашты.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.