Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Җиңел атлетика буенча 2023 елгы XIX дөнья чемпионатында булды.
Чарага Венгриянең милли бәйрәме уңаеннан тантаналарда катнашучы хөрмәтле кунаклар чакырылган иде.
Кулуарларда Рөстәм Миңнеханов Төркмәнстан Президенты Сердар Бердымөхәммәдов белән очрашты. Яклар делегацияләрнең булачак сәфәрләре буенча планнар белән алмашты.