ТР Премьер-министры Васильево 1нче кадетлар мәктәбендә булды

04.09.2013

Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков ТРның Яшел Үзән районы Васильево поселогындагы Васильево 1нче кадетлар мәктәбендә булды.

Аны ТР Премьер-министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы – ТР фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов, ТР буенча баш федераль инспектор Ринат Тимерҗанов һәм кадетлар мәктәбе директоры Галина Зайцева озата йөрделәр.

ТР Хөкүмәте башлыгы уку-укыту процессы һәм мәктәп укучыларын патриотик тәрбияләү белән танышты: актлар һәм спорт залларын, химия һәм информатика кабинетларын, мәктәп музеен карады.

Хәзерге вакытта бу мәктәптә 400 бала укый. Укыту планында кадетлар хәрәкәте тарихы, хәрби тарих кебек фәннәр бар. Киләчәктә бу мәктәп җирлегендә кадетлар мәктәп-интернатын булдыру планлаштырыла, анда Казанның Киров районы балалар йортыннан, Яшел Үзән районының Норлат балалар йортыннан, Яшел Үзән районы балалар йортыннан ятим балалар укыячаклар.


“Татар-информ” МА