Рөстәм Миңнеханов - БДИда максималь балл җыйган чыгарылыш укучыларына: Киләчәктә дә тырышып эшләгез һәм биеклекләргә ирешү өчен эшләгез

16.08.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бердәм дәүләт имтиханында (БДИ) максималь балл җыйган мәктәпләрне тәмамлаучылар, шулай ук халыкара, бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләр белән очрашты.

Очрашу мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында узды.

Исегезгә төшерәбез, киңәшмә бүген Казанда Бәшир Рәмиев ис. югары технологияләр өлкәсендәге технопарк - ИТ-парк мәйданчыгында уза. 

Очрашуны ачып, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашучыларны тәкъдим итте һәм сүзне 2023 елда КФУны тәмамлаган Рамил Баһавиевка тапшырды (Н.И. Лобачевский ис. Математика һәм механика институтының «Цифрлы икътисадта математика» юнәлешен кызыл дипломга тәмамлаган).

Рамил хәбәр иткәнчә, 2019 елда Казан шәһәре Мәскәү районының КФУ каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясен тәмамлаган (ул 2019 елда БДИда 399 балл алган: рус телен -100 баллга информатика һәм физика - 100 баллга, юнәлеш математикасын 99 баллга тапшырган).

БДИда алган югары баллары Рамилгә КФУның Н.И. Лобачевский  исемендәге Математика һәм механика институтына керергә ярдәм итә  һәм быел ул аны кызыл  дипломга тәмәамлый. Ул магистратурада укуын дәвам итәчәк һәм Казанда фәнни һәм укытучылык эшчәнлеге белән шөгыльләнергә планлаштыра.

2023 ел илдә Остаз елы дип игълан ителгәнгә күрә, Рамил үзенең математика укытучысына рәхмәт сүзләрен җиткерә, ул аның белән аралашуна шат.

Рамил шулай ук Рөстәм Миңнехановның чыгарылыш сыйныф укучылары белән бүгенге очрашуының модераторы булды.

Рөстәм Миңнеханов, чыгарылыш сыйныф укучыларына мөрәҗәгать итеп, аларның БДИдагы югары нәтиҗәләрен билгеләп үтте. "Бездә югары нәтиҗәләр күрсәткән укучылар белән очрашу традициясе бар, - диде ул. - Сез - безнең горурлыгыбыз. Сезнең язмышыгыз ничек булачагы, сезнең укуыгызны кайда дәвам итәргә теләвегез безнең өчен бик мөһим. Төрле карашлар бар. Минемчә, кеше кайда һәм ничек укырга, кайда аңа кызык булачагын үзе билгеләргә тиеш. Безнең сезнең белән элемтәбезне саклау - башка мәсьәлә. Сез нинди карар кабул итсәгез дә – Санкт-Петербург яки Мәскәү яки Казан югары уку йортымы. Чөнки сезнең һәрберегезгә безнең республикада ихтыяҗ бар. Иң мөһиме, сездә булган потенциалны саклап калу, ул киләчәктә кирәк булачак. Бүген бу сезнең беренче адымнарыгыз гына. Киләсчәктә дә тырышып эшләгез һәм биеклекләргә ирешү өчен эшләгез. Хезмәт һәм тырышлык кына сезне саклап калачак. Бу сыйфатлар гына. Әлбәттә, сез ничек бу уңышларга ирешүегезне һәрвакыт истә тотарга тиеш. Мондый киләчәкне кем тәэмин иткәнен онытмагыз. Бу, беренче чиратта, сезгә ышанган ата-аналарыгыз һәм укытучыларыгыз. Моны истә тоту һәрвакыт мөһим. Без сезнең белән горурланабыз! Сез хыялланганнарның барысы да үтәлүен телим. Сезгә уңышлар һәм хәерле юл".

Рөстәм Миңнеханов чыгарылыш сыйныф укучылары белән аралашты һәм аларның сорауларына җавап бирде.

Әйтик, Татарстан Рәисеннән, әгәр Сез бүген югары уку йортына укырга керсәгез, бүген нефть химиясен яки ИТ - технологияләрнеме сайлар идегез, дип сорадылар.

"Мин инженерлык белгечлеген сайлар идем. Минем беренче белемем - Казан авыл хуҗалыгы институтының инженер-механик белгечлеге, һәм мин анда булуыма үкенмим. Инженерлык белеме миңа ярдәм итә. Минемчә, без кемнедер кабатларга тиеш түгел. Күңеленә хуш килгәнне сайларга кирәк. Ләкин мин ышанам, һәркем яхшы төп белем алырга тиеш. Дөнья тиз үзгәрә һәм хәзер башка белем дә алырга мөмкин. Мин үземне күп фәннәрне өйрәнмәгән өчен шелтәлим. Мәсәлән, чит телләр», - дип уртаклашты Рөстәм Миңнеханов.

Яшьләр турында сорау бирделәр - хәзер яшьләр темасы кая юнәлдерелергә тиеш?

"Яшьләр озак вакыт үзләре үз дөньяларын крадылар, һәм мин моны хата дип саныйм. Шуңа күрә безнең эш яшьләргә юнәлтелгән. Без әле башкарган эшләр җитәрлек түгел. "Беренчеләрнең хәрәкәте"н үстерү бик мөһим. Балалар бакчасыннан, мәктәптән яшьләребезне үз шәһәребезнең, үз илебезнең патриотлары итеп тәрбияләргә кирәк. «Миңа барыбер, мин бөтендөнья кешесе» дигән кешеләргә карата бик яхшы мөнәсәбәттә түгелмен. Мин дә бөтен дөнья кешесе, мин бу дөньяның бер өлеше. Ләкин! Минемчә, без барыбыз да үз тамырларыбызны, ата-бабаларыбызны, үзебез үскән шәһәрләребезне истә тотарга тиешбез. Бүген яшьләр белән эшләргә кирәк. Һәр илнең киләчәге  -яшьләр. Әлбәттә, яшьләр үз илләрендә перспективаларны, үсеш перспективаларын күрергә тиеш. Карагыз әле, безнең Казан башка шәһәрләргә караганда начарракмы әллә? Безнең башкала үсә һәм матурлана", - дип уртаклашты Рөстәм Миңнеханов.

Барысын да ничек өлгереп була, дигән сорауга Рөстәм Миңнеханов: "Мин дә сезнең кебек үк кеше! Вакытлар узган саен мин өстенлекләрне билгеләргә өйрәндем. Минем эшемдә күп вакыт таләп итә торган беркетмә әйберләре бар. Ләкин мин болай дип уйлыйм: әгәр кеше аның вакыты җитми дип уйлый икән, өстенлекләрне дөрес билгеләргә кирәк. Азрак йокларга! Мәсәлән, миңа иртәнге 11.00 сәгатьтә очрашу билгеләгәндә, мин болай уйлыйм: 11 сәгатьтә син инде арыган булырга тиеш! Төшке аш вакыты туры килә дип уйлау. Ә 11 сәгать иртә дип санасаң, берни дә килеп чыкмаячак. Шуңа күрә иртә торырга һәм эшләргә! Һәм спорт белән шөгыльләнергә".

Рөстәм Миңнеханов үзенең остазлары дип санаган кешеләрне искә алды.

Аның остазы кем булган, тормыш сабакларын кемнән алган дигән сорауга җавап биреп, Рөстәм Миңнеханов: «Минем өчен беренче остазларым – бу, беренче чиратта, минем әти-әнием. Һәм әбием, чөнки минем бабам юк иде. Әбием ничек эшләгәнне һәм ничек яшәгәнне күреп үстем мин. Әбиләр алар оныкларына күбрәк игътибар бирәләр. Аннары балалар бакчасы, мәктәп, югары уку йорты - минемем белән шул чорда эшләгәннәр барысы да миңа остаз булды. Минем иң мөһим остазларымнан - Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев. Мин аның белән озак эшләдем. Ул мине күп нәрсәләргә өйрәтте. Минемчә, кемгә ничек бәхет елмая бит -  кая эләгүең һәм кем белән эшләвең - кем һәм нәрсәгә өйрәтә ала бит. Мин һәрберсенә бик рәхмәтлемен. Мин һәрберсеннән нәрсәдер алдым, нәрсәгәдер өйрәндем. Ләкин барыбер - барыннан да бигрәк, бу - ата-аналар".

Белешмә өчен:

Мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасында катнашу нәтиҗәлелеге, призерлар һәм җиңүчеләр саны буенча Татарстан быел Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән соң өченче урында.

2023 елда Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучылар 199 йөз баллы нәтиҗә алды.

Химия буенча 100 баллны 26 чыгарылыш укучысы җыйган, әдәбият буенча - 65, рус теле буенча - 55, профильле дәрәҗәдәге математика буенча - 8, физика буенча - 3, тарих буенча - 2, җәмгыять белеме буенча - 2, биология буенча - 5, география буенча - 2, инглиз теле буенча - 9, информатика һәм ИКТ буенча - 22.

Бер фәннән 100 баллны 181 кеше алган.

Ике фән буенча 200 баллны быелның 9 чыгарылыш укучысы алган, белешмә өчен: 2022 елда мондый егетләр 14 кеше иде, 2021 елда - 11).

2022 елда БДИда 200 балл алган 14 чыгарылыш укучысының алтысы Казанда (КФУ һәм КДМУда) укый, дүртесе Мәскәү һәм Санкт-Петербург югары уку йортларына укырга китә.

2023 елгы йөз балл җыючылар ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан бер фәннән 100 баллга - 15 мең сум; ике фәннән 200 баллга 25 мең сум түләү алган инде.

Иң күп йөз балл җыючылар  Казан мәктәпләрендә әзерләгәннәр, барлыгы 91;  Чаллы шәһәрендә - 26; Бөгелмә районында – 9, Чистай районында – 8, Әлмәт, Зеленодольск, Түбән Кама районнарында – 7әү.

Традиция буенча, барлык ике йөз балл җыйган балалар югары уку йортына керү өчен кирәкле өченче предмет буенча 80 һәм 90 баллдан артык балл җыйган.

Быел БДИда иң югары нәтиҗәләр алган чыгарылыш укучылары арасында иң кирәкле юнәлешләр үзгәрде: беренче урында - рус һәм чит ил филологиясе һәм лингвистикасы, тәрҗемә белеменә кереш, икенче урында – медицина, өченче урында - мәгълүмат технологияләре. Химик технологияләр, журналистика һәм дизайн популяр.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.