Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында катнаша. Чара Казанда Б.Рәмиев исемендәге ИТ-парк мәйданчыгында уза.
Киңәшмәнең онлайн-трансляциясе оештырылган.
Киңәшмәдә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Мәскәү мэрының социаль үсеш мәсьәләләре буенча Мәскәү Хөкүмәтендә урынбасары Анастасия Ракова, Россия Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары, югары уку йортлары ректорлары, педагоглар катнаша.
Традицион август киңәшмәсен ачып, Рөстәм Миңнеханов: аның темасы - «Татарстан Республикасы мәгарифе: төп бурычлар, әхлакый ориентирлар, сыйфат күрсәткечләре», дип искәртте.
Республика педсоветында катнашучылар педагоглар коллективларының узган уку елындагы эшчәнлек нәтиҗәләрен карап чыгачаклар һәм алдагы елга бурычларны билгеләячәкләр.
Рөстәм Миңнеханов федераль үзәккә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенә, Мәскәү Хөкүмәтенә ярдәмнәре һәм хезмәттәшлекләре өчен рәхмәт белдерде һәм Россия Мәгариф министры Сергей Сергеевич Кравцовка, Фән һәм югары белем министры Валерий Николаевич Фальковка Татарстанда мәгарифне үстерүдә шәхсән катнашканнары өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук 2023 елны Педагог һәм остаз елы дип игълан иткәне өчен Россия Президенты Владимир Путинга рәхмәт белдерде.
Киңәшмәдә катнашучыларга Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцовның видео мөрәҗәгатен күрсәттеләр.
Исегезгә төшерәбез, киңәшмә башланганчы Татарстан Рәисе махсуслаштырылган күргәзмәне карады, шулай ук бердәм дәүләт имтиханында (БДИ) максималь балл җыйган мәктәпне тәмамлаучылар, шулай ук халыкара, бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләр белән аралашты.