Рөстәм Миңнеханов Казансу яр буендагы балалар ял паркы проекты белән танышты

15.08.2023

Татарстан башкаласында Казансу яр буенда Милли китапханә янында балалар ял паркы барлыкка киләчәк. Киләчәк шәһәр киңлеге мәйданчыгын республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин карады.

Хәзер территория буш кишәрлектән гыйбарәт, анда каты япма һәм яшеллек юк. Казанның Үсеш институты әлеге территорияне төзекләндерүнең эскиз проектын эшләп бетереп килә.

Рөстәм Миңнехановка тәкъдим итүләренчә, парк яшелләндерелчәк, газоннарны бизәү, агачлар һәм куаклар утырту каралган. Активлык зонасына төрле яшьтәге балалар өчен уен мәйданчыклары, ял итү, туклану зоналары кертелгән. Концепция бердәм киңлекне күздә тота, Фукс бакчасыннан башлап яшел калкулыклар буйлап баскычтан мәйданчыкның үзенә кадәр төшү оештырылачак.

Паркта балалар өчен чаралар, мастер-класслар узачак павильон урнаштыру күздә тотыла.

Рөстәм Миңнеханов проектны хуплады, яр буенда балалар өчен ял итү зонасын булдыруның мөһимлеген билгеләп үтте, янәшәдә бик кирәкле яшьләр мәйданчыгы – «Урам» паркы урнашуын исәпкә алып. Ул барлык тиешле хезмәтләргә кирәкле документларны әзерләргә һәм эшкә керешергә кушты.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.