Иртәгә, 2023 елның 16 августында, «Татарстан Республикасы мәгарифе: төп бурычлар, әхлакый ориентирлар, сыйфат күрсәткечләре» темасына мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы узачак.
Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең традицион киңәшмәсе быел Казанда, «Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопарк базасында (Спартаковская ур.) узачак.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте сайтында пленар утырышның онлайн-трансляциясе булачак (төп биттәге сылтама буенча) www.prav.tatarstan.ru). трансляция 11.00 сәгатьтә башлана.
Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, социаль үсеш мәсьәләләре буенча Мәскәү мэры урынбасары Анастасия Ракова, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, ТР Дәүләт Советы вәкилләре, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, ТР буенча федераль органнар, предприятиеләр җитәкчеләре, муниципаль районнар башлыклары, югары һөнәри белем бирү учреждениеләре ректорлары, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре директорлары, мәгълүмати-методик үзәкләр директорлары һәм методистлары һ. б.лар катнашачак
Онлайн-трансляция Татарстан мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренә (бу 72 меңнән артык кеше) август педсоветында катнашырга мөмкинлек бирәчәк.