Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды. Очрашуда Татарстан Республикасыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты.
Исегезгә төшерәбез, Сергей Кравцов Казанда эш сәфәрендә. Казанда булу кысаларында ул «Адымнар» күп телле комплексында булды, төбәкнең башка мәгариф учреждениеләре эше белән танышты.
Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда мәгариф системасын алга таба үстерү, мәгариф учреждениеләре эшчәнлеген камилләштерү, квалификацияле кадрлар әзерләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Шуны да искәртик: Казанда Сергей Кравцов РФ Мәгариф министрлыгы һәм Үзбәкстанның Мәктәпкәчә һәм мәктәп белеме бирү министрлыгының «ПРОдиалог» семинар-киңәшмәсендә катнашты - белем бирү һәм тәрбия эшчәнлеге юнәлешендә тәҗрибә уртаклашу, иң яхшы практикалар һәм уңышлы проектлар белән танышу өчен.