Рөстәм Миңнеханов «ПИК - специализированный застройщик» ГАҖ генераль директоры Иван Поландов белән очрашты

15.08.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «ПИК - специализированный застройщик» ГАҖ генераль директоры Иван Поландов белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Татарстан территориясендә төзелешне үстерү мәсьәләләре, торак базарының актуаль темалары, заманча төзелеш материалларын куллану турында фикер алыштылар.

Соңгы елларда ПИК Россиядә торак төзелеше тармагы лидерларының берсе булды, компания 15тән артык төбәктә эшли, торакны файдалануга тапшыру күләме даими үсә. Исегезгә төшерәбез, Татарстанда «ПИК -  специализированный застройщик» «Сиберово» торак комплексы, «Нокса-парк» һ. б. проектларны тормышка ашыра.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.