Бүген Россия оборона министры Сергей Шойгу «Армия-2023» халыкара хәрби-техник форумында Татарстан Республикасы экспозициясе белән танышты.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов аңлатмалар бирде.
Стендта, аерым алганда, «Эйдос» компаниясе продукциясе (медик симуляция җиһазлары), шулай ук презентация материаллары, корабль макеты һәм «Ак Барс» суднолар төзү компаниясе продукциясе, башка техника тәкъдим ителгән иде.
Моннан тыш, экспозицияне РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров карады.
Искәртик, «Армия-2023» халыкара хәрби-техник форумы тугызынчы тапкыр үткәрелә. Ул 2023 елның 14-20 август көннәрендә эшли.
Чара дөньяның әйдәп баручы корал һәм хәрби техника күргәзмәсе булып тора, шулай ук Россия Федерациясе Кораллы Көчләре мәнфәгатьләрендә алдынгы идеяләр һәм эшләнмәләр мәйданчыгы булып тора. Форумда катнашуны 60тан артык дәүләт делегациясе раслады.
«Армия-2023» форумы кысаларында продукцияне илнең оборона-сәнәгать комплексының 1,5 меңнән артык предприятиесе тәкъдим итә. Россия компанияләреннән тыш, форумда җиде дәүләттән 85 чит ил предприятиесе катнаша.
«Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе» АҖ генераль директоры Ринат Мистахов, форумдагы эшкә комментарий биреп, болай дип хәбәр итте: «һәр күргәзмә – җитештергән продукцияне күрсәтү өчен яхшы мөмкинлек. Без бер урында тормыйбыз, гел үсәбез, яңа суднолар төзибез. Биредә Россия флоты өчен төзелгән кораблар гына түгел, ә экспорт өчен вариантлар да тәкъдим ителгән. Аларда башка төрле корал, җиһазлар каралган. Җиһазлардан бездә су асты объектлары белән эшләү өчен, водолазлар өчен «Тритон» җиһазы тәкъдим ителгән. Шулай ук без ахыргы продукцияне приборлар төзү өлешендә тәкъдим итәбез. Бу экипажсыз аппаратлар, водолазлар өчен җиһазлар. Базарны колачларга, заказчыларны кызыксындырырга, барлык мөмкинлекләрне күрсәтергә телибез. Бүген күргәзмәдә безнең продукциягә Казахстан, Бразилия, Вьетнам, Таиланд кызыксыну белдерде. Чит ил заказчыларына без төрле хезмәт күрсәтү комплексын тәкъдим итәбез, шул исәптән корабльләр проектлау, производство ачу».