Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Армия-2023» халыкара хәрби-техник форумында катнаша

14.08.2023

Бүген «Патриот» конгресс-күргәзмә үзәгендә һәм «Кубинка» аэродромында «Армия-2023» халыкара хәрби-техник форумы ачылды.

Форум чараларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

«Армия-2023» халыкара хәрби-техник форумы тугызынчы тапкыр үткәрелә. Ул 2023 елның 14-20 август көннәрендә эшли.

Чара дөньяның әйдәп баручы корал һәм хәрби техника күргәзмәсе булып тора, шулай ук Россия Федерациясе Кораллы Көчләре мәнфәгатьләрендә алдынгы идеяләр һәм эшләнмәләр мәйданчыгы булып тора. Форумда катнашуны 60тан артык дәүләт делегациясе раслады.

Форум Халыкара куркынычсызлык буенча XI Мәскәү конференциясе белән бер үк вакытта уза.

«Армия-2023» форумы кысаларында үз продукцияләрен илнең оборона-сәнәгать комплексының 1,5 меңнән артык предприятиесе тәкъдим итә, шул исәптән Татарстаннан да. Аерым алганда, Казан вертолетлар заводы (КВЗ) күп максатлы Ми-17 вертолетын тәкъдим итәчәк.

Россия компанияләреннән тыш, форумда җиде дәүләттән 85 чит ил предприятиесе катнаша. Барлыгы 200дән артык техника үрнәге күрсәтеләчәк.

«Армия-2023» форумында катнашучыларга видео мөрәҗәгатен Россия Президенты Владимир Путин җибәрде.

Форумны ачуга багышланган пленар утырыш барышында катнашучыларга сәламләү сүзләре белән Россия оборона министры Сергей Шойгу, РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Беларусь Республикасы оборона министры Виктор Хренин мөрәҗәгать итте.

Пленар утырышның онлайн-трансляциясе оештырылган.

 


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.