Рөстәм Миңнеханов «Эйдос» компанияләр төркеме продукциясе белән танышты

14.08.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Эйдос» компанияләр төркеме продукциясе белән танышты. 

«Эйдос» 2012 елда нигезләнгән. Эшчәнлегенең төп юнәлеше - югары технологияле медицина симуляция җиһазларын эшләү һәм җитештерү.

Моннан тыш, компания төрле инфекцияләрне ачыклау өчен экспресс-тестлар җитештерә.

Бүген Рөстәм Миңнехановка медицина экспресс-тестларын ясау өчен роботлаштырылган линия күрсәттеләр. Шулай ук портатив лабораторияләр өчен продукция дә чыгарыла.

Тест кассеталары респиратор инфекцияләрне, шул исәптән SARS-CoV-2 коронавирусын, грипп вирусларын һәм башка авыруларны ачыклый. Компания өй шартларында куллану өчен дә, медицина учреждениеләрендә куллану өчен дә тестлар үткәрә.

Тикшерү барышында аңлатмаларны «Эйдос» генераль директоры Ленар Вәлиев бирде. Ул, аерым алганда, берничә тестның инде илкүләм теркәлү узганын, башкалары клиник сынаулар процессында булуын хәбәр итте.

«Эйдос» җитештергән тестлар шулай ук илнең кайбер төбәкләрендә пилот проектларында кулланыла (Life Pad анализаторлары).

Ахырда компаниянең перспективалы үсеш юнәлешләре турында фикер алышу булды.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин, «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов һәм башкалар катнашты.

 


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.