Республика һәм федераль программалар кысаларында социаль-мәдәни объектларны һәм күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау барышы турында ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ТР Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.
Алексей Фролов искәрткәнчә, мәгариф өлкәсендә 7 республика һәм федераль программа гамәлгә ашырыла. Яңа уку елы башланганчы 20 көн кала. 43 гомуми белем бирү учреждениесен ремонтлау буенча эшләр 91% тәшкил итә. Подрядчылар 36 объектта эшләрне дәвам итә. Агымдагы атнада Зеленодольск районында һәм Казанда 2 объект төзелеп бетте. 7 балалар бакчасы буенча эшләр 86% ка башкарылган. Мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлау программасы кысаларында 143 объект буенча эшләр 95% ка башкарылган. Соңгы 2 атна эчендә 56 объектта эшләр тәмамланды. 9 ресурс үзәкне капиталь ремонтлау буенча эшләр 84% ка башкарылган. 4 урта һөнәри белем бирү оешмасының тулай торагында эшләр ремонт программасы буенча 88% ка үтәлгән.
Сәламәтлек саклау тармагында өч программа кысаларында 149 объект яңартыла, шуларның 118е беренчел звено учреждениеләре. Эшләр тулаем алганда 96% ка башкарылган. Агымдагы атнада Түбән Кама, Әлмәт, Тукай һәм Ютазы районнарында бер объект тапшырылган. 31 стационар учреждение буенча башкару 73% тәшкил итә. Узган ике атнада 3 объектта эшләр тәмамланган (2се Казанда һәм 1се Буа районында).
44 мәдәният объектын ремонтлау 4 программа кысаларында алып барыла. Бу 34 авыл мәдәният йорты, алар буенча башкару 68% тәшкил итә. Агымдагы атнада Актаныш һәм Кукмара районнарында эшләр төгәлләнде. 10 тармак белем бирү учреждениесе буенча эш күләме 67% ка ябык. Бу атнада Арча районында бер объект тапшырылды.
Яшьләр сәясәте өлкәсендәге 5 программа буенча эшләрдән 6 балалар сәламәтләндерү лагерен ремонтлау 80%ка башкарылган. 4 яшүсмерләр клубыннан эшләр Нурлат районындагы объектта гына калды. Бүгенге көндә аның буенча башкару 90% тәшкил итә. 8 яшьләр үзәгенең әзерлеге 83% ка җиткән. Агымдагы атнада объектны Әлмәт шәһәрендә төгәлләделәр. 10 психологик-педагогик ярдәм үзәген ремонтлау 36% ка башкарылган.
Экология һәм табигый ресурсларны саклау өлкәсеннән 23 объект 2 программага кертелгән, алар буенча эшләрнең гомуми үтәлеше 73% тәшкил итә. Подрядчылар 4 объектта эшләрне дәвам итә.
Шулай ук эшләр аерым министрлыклар линиясе буенча алып барыла. Спорт министрлыгы буенча 15 объектта башкару 67% тәшкил итә. Агымдагы атнада Зеленодольск һәм Аксубай районнарындагы объектларда эшләр төгәлләнде. Социаль яклау министрлыгының 35 объект - эшләр Алабуга районындагы бер объектта гына төгәлләнмәгән. Аның буенча башкару 63% тәшкил итә. Бу атнада Әлки районында һәм Казанда 2 объект тапшырылды. Шулай ук 9 объектның берсе Урман хуҗалыгы министрлыгы линиясе буенча кала. Бүгенге көндә аның әзерлеге 90% тәшкил итә. Агымдагы атнада Арча районындагы объектта эшләр төгәлләнде. Муниципаль архив биналарын ремонтлау буенча эшләр 96% ка җиткән. Мамадышта җәмәгать судьялары участогы бинасының 85% ремонтланган. Хәрби комиссариатлар биналарының әзерлеге 77% тәшкил итә. Агымдагы атнада Буада эшләр төгәлләнде. 17 процентка Росгвардия карамагындагы биналарны капиталь ремонтлау буенча эшләр башкарылган.
Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча гомуми үтәлеш 90% тәшкил итә. Эшләр 465 күпфатирлы йортта дәвам итә, шулардан 361 йортта эш күләме 70% тан артып китә. Бүгенге көндә программа буенча 261 объектта эшләр тулысынча тәмамланган, шуларның 15 муниципалитеттагы 37 объект - соңгы ике атнада.
Чыгышны тәмамлап, Алексей Фролов барлык төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.