Рөстәм Нигъмәтуллинның Хәрби-һава көчләре көне уңаеннан котлавы

12.08.2023

Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллинның Хәрби-һава көчләре көне уңаеннан котлавы.

"Хөрмәтле хәрби авиаторлар һәм Хәрби-Һава көчләре ветераннары! 12 августта илебез Хәрби-һава көчләре көнен билгеләп үтә. Бу бәйрәм күпьеллык Ватанга батырларча хезмәт итү һәм хәрби бурычны фидакарь үтәү символы булып тора.

Барлык вакытларда авиация Россия Федерациясе Кораллы көчләренең иң мобиль һәм маневрлы төре булган һәм булып кала, илнең иминлеген һәм аның мәнфәгатьләрен һава чикләрендә яклауны лаеклы тәэмин итә.

Хәрби авиация тарихы бөек Ватаныбызның героик үткәненнән аерылгысыз. Ил елъязмасына алтын хәрефләр белән хәрби очучыларның батырлыклары, Бөек Ватан сугышы елларында авиация сәнәгате хезмәткәрләренең фидакарь хезмәте язылган.

Бүген Россия Армиясенең иң яхшы традицияләрен дәвам итүчеләр һәм батыр варислары булып авиация белгечләре, хәрби очучылар һәм штурманнар тора. Алар хәрби бурычларын намус белән үтиләр, илебезнең иминлеген, аның дәүләт мәнфәгатьләрен һәм халыкара терроризмга каршы көрәштә бурычларын кыюлык белән үтиләр, махсус хәрби операция үткәрү зонасында хәрби бурычларны үтиләр.

Россия Федерациясе хәрби авиациясен үстерүгә һәм камилләштерүгә меңнәрчә авиация төзү предприятиеләре коллективлары зур өлеш кертә.

Республикабызның барлык халкын Хәрби-һава көчләре көне белән котлыйм. Россия файдасына хезмәттә ныклы сәламәтлек, иминлек, уңышлар телим".


ТР Рәисе Матбугат хезмәте