Рөстәм Миңнеханов «Автодор» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко белән М-12 төзелеше турында сөйләште

09.08.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Автодор» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Очрашуда Татарстанда М-12 тиз йөрешле автомобиль юлын төзү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Республикада трассаның озынлыгы 142 километр тәшкил итәчәк. Яңа юл Мәскәүдән Казанга 12 сәгать урынына 6,5 сәгатьтә барып җитәргә мөмкинлек бирәчәк. Ел ахырына юлда хәрәкәтне ачу планлаштырыла. 

Искәртеп узабыз, кичә Рөстәм Миңнеханов М-12 юлындагы Идел елгасы аша күпернең корылмаларын тоташтыру тантанасында катнашты.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.