Тимур Сөләйманов Татарстанда «Беренчеләр хәрәкәте» турында сөйләде

08.08.2023

Татарстанда Россиядә беренче тапкыр «Беренчеләр хәрәкәте»нә кабул итү тантанасы узачак. Аны Биләрдә бүген ачылган «Беренчеләр» форумы вакытында үткәрәләр. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Рәисенең ярдәмчесе, «Беренчеләр хәрәкәте»нең төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов хәбәр итте.

"Россиядә беренче тапкыр «Беренчеләр хәрәкәте»нә багышлау Биләрдәге лагерьда, безнең "Сәләт" белән уртак форумда узачак", - диде Тимур Сөләйманов.

Форум 8-12 август көннәрендә уза. Анда Татарстаннан 800гә якын бала, шулай ук 200 остаз катнаша. Ант биргәннән соң, балалар остазлар кулыннан махсус атрибутика алачак.

«Беренчеләр хәрәкәте» нең Татарстан бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов балаларның оешмага керү өчен нинди ант бирәчәген сөйләде: "Мин, исем-фамилиясе, «Беренчеләр хәрәкәте» нең кыйммәтләрен һәм миссиясен уртаклашып, кечеләргә үрнәк һәм өлкәннәргә таяныч булырга вәгъдә итәм. Белемгә омтылуда һәм тирә-юньдәгеләрне хөрмәт итүдә үсәргә вәгъдә итәм".

Тимур Сөләйманов пионерлар анты белән күпмедер параллель барлыгын таный, әмма бу яктан бернинди начарлык күрми, чөнки советлар заманындагы оешмада да бик күп файдалы тәҗрибә булган. Шул ук вакытта «Беренчеләр хәрәкәте» пионериядән принципиаль рәвештә аерыла, чөнки монда оешманы СССР чорындагы кебек дәүләт түгел, ә яшьләр үзләре формалаштыра.


"Татар-информ" МА материаллары буенча