Рөстәм Миңнеханов М12 юлында Идел аша күпер корылмасын тоташтыру тантанасында: Хыяллар чынга аша - без республикада Идел аша күпер турында хыялландык!

08.08.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов М-12 «Восток» автомобиль юлында Идел елгасы аша күпер корылмасы төзелешен тәмамлау тантанасында катнашты.

Идел аша күпер М-12 автоюлында иң озын ясалма корылма.

Мәскәү - Түбән Новгород - Казан трассасы төзелеше «Магистраль инфраструктураны модернизацияләү һәм киңәйтүнең комплекслы планы» илкүләм проекты кысаларында алып барыла. М-12 проекты агломерацияләрнең икътисади мөмкинлекләрен үстерергә мөмкинлек бирәчәк, 17 эре төбәк үзәген тоташтырачак, торак пунктлар чикләреннән йөк йөртүне читкә чыгарачак, юл хәрәкәте иминлеген арттырачак, Мәскәү – Казан коридорында юл-транспорт һәлакәтләре корбаннары санын 3,5 тапкырга киметәчәк.

Мәскәү юнәлешендә М-12 күперенең соңгы корылмасы «Мостострой-11» АҖ белгечләре тарафыннан ясала. 2411 метр озынлыктагы күпер өлешен җыю һәм күчерү процессы 2021 елның 23 ноябрендә башланды. Күчмә сул ярдан 8 нче терәккә таба алып барылды.

Искәртик, күпер озынлыгы - 3362 м.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Гребени торак пункты янында Идел елгасы аша күпернең өлешләрен тоташтыруга багышланган тантанада катнашу өчен килде.

Чарада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин (видеоконференция режимында), Россия Федерациясе транспорт министры Виталий Савельев катнашты.

Марат Хөснуллин искәрткәнчә, 2020 елның июлендә ил хөкүмәте Россиянең иң масштаблы юл объекты – «Россия» халыкара транспорт коридорының бер өлеше булган 810 км озынлыктагы М-12 «Восток» автомобиль юлын төзү турында карар кабул итте. 2022 елда "Автодор" компанияләр төркеме М-12 «Восток» юлының гомуми озынлыгы 107 км булган участокларны вакытыннан алда ачты (Мәскәү һәм Владимир өлкәләрендә).

"Сентябрьдә без Арзамаска юлны ачарга ниятлибез, - диде Марат Хөснуллин. - Бу инде юлның яртысы диярлек. Ел ахырына Казанга юлны тулысынча ачарбыз дип өметләнәбез. 2024 елда Екатеринбург белән элемтәне ачабыз. 2025 елда - Төмән. Бүген биредә планлаштырылган вакыттан алда Татарстан Республикасында иң зур ясалма корылманың - күпер - өлешләрен тотоштыруны тәмамлыйбыз. Яңа күпер Казан янындагы Иделнең бөтен уң ярындагы инфраструктураны үстерәчәк. Шулай ук елга аша  транспорт үтүенә йөкләнешне шактый киметәчәк".  

"Мондый корылмаларны төзү безнең күпер төзүчеләрнең зур тәҗрибәсе ярдәмендә бара", - диде Россия транспорт министры Савельев. Ул ассызыклаганча, хәзер бөтен ил буенча шундый күп объектлар төзү эше бара. Аларның иң атаклылары – Ерак Көнчыгыштагы күпер, Благовещенскта, Тверь өлкәсендәге ике күпер, берсе – Нева М-12 федераль трассасында һәм башкалар. Шулай ук Мәскәү Екатеринбург маршруты составында Чаллыга керү урынында Кама елгасы аша күпер төзелә.

Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, Россия Президенты Владимир Путинга, Россия Хөкүмәтенә, юлларны төзүчеләргә, Татарстан белән эшләүче «Автодор» компаниясенә һәм күперне төзүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Хыяллар чынга аша! Без республикада Идел аша күпер турында хыялландык. Бүген без күперне тоташтырабыз", - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук Төзүчеләр көне алдыннан барысын да бәйрәм белән котлады.

«Автодор» компаниясенең М12 трассасының сигезенче этабын төзү проекты җитәкчесе Рәшит Хаҗипов корылма төзелешен тәмамлау тантанасында хәбәр итте: М-12 трассасында Идел аша төзелә торган күперне 2023 елның декабрендә ачарга планлаштыралар. Ул билгеләп үткәнчә, терәкләр төзү һәм металл корылмалары белән эш планлаштырылганнан бер айга иртәрәк тәмамланган. "Асфальт-бетон япманы быел октябрь азагына салырга планлаштырабыз, - дип өстәде Рәшит Хаҗипов. - Бу проект - 3362 метр озынлыктагы М-12 трассасындагы иң зур корылма", - дип ассызыклады ул.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.