Тина Канделаки Казанда IT-лицейда булды
03.09.2013
Бүген Казанга телевидениедә танылган алып баручы, продюсер, РФ Иҗтимагый палата әгъзасы Тина Канделаки килде. Ул республиканың алдынгы мәктәпләренең берсе булган – Казан федераль университеты каршындагы IT-лицей эшчәнлеге белән танышты. Аны ТР вице-премьеры – Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров һәм ТР вице-премьеры вазыйфаларын башкаручы – фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов озата йөрделәр.
Тина Канделаки IT-лицейда яшь галимнәрнең уйлап табуларын үзендә сынап карады, инглиз телендә барган биология һәм физика дәресләрендә булды, шулай ук авиамодельләштерү лабораториясен карады. Кунакка лицей укучылары эшләгән төрле проектлар күрсәтелде, ә актлар залында укучылар аның өчен ике музыкаль номер башкардылар. Тина Канделаки лицейдан Instagram га күп санлы фотографияләр җибәрде.
ТР Президенты матбугат хезмәте. Михаил Миронов