Бүген киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстанда 2023 елның беренче яртыеллыгында терлекчелек тармагы нәтиҗәләре һәм ашлык җыю барышы турында хәбәр итте.
Киңәшмә барлык муниципаль районнарны тоташтырып, ТР Хөкүмәте Йортында узды. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы республикада кыр эшләре буенча саннарны кыскача билгеләде. Ул басуларда көзге бөртекле культуралар, борчак һәм арпа җыю баруын искәртте. Чистай, Арча, Буа һәм Минзәлә районнарында бәрәңге казый башлаганнар.
Гомумән алганда, республика буенча бүгенге көндә 468 мең гектарда игеннәр суктырылган, бу планның 31 проценты, 1 млн.322 мең тонна ашлык суктырылган. Уртача уңыш 28,3 ц/га (чагыштыру өчен: 2022 елда 41,3 ц / га). Аксубай, Зәй һәм Әлки районнарында шактый мәйданнар (50%тан артык) җыелган. Бүгенге көндә Тәтеш (43,9 ц/га), Чүпрәле (38,3 ц/га) һәм Кайбыч (38,0 ц/га) районнарында уңыш югары.
1 млн гектарга якын чәчүлек өлгерү стадиясендә. Хуҗалык җитәкчеләренә ашлык җыю комбайны паркын максималь файдаланырга киңәш ителә. Республика буенча бер комбайнга уртача йөкләнеш 490 гектар тәшкил итә, рөхсәт ителгән 350 гектар (ашлыкка дигән көнбагыш һәм кукуруз мәйданнарын исәпкә алмаганда). Әмма республикада әлеге күрсәткеч 1 физик комбайнга 833 гектарга җиткән берничә район бар.
Марат Җәббаров фикеренчә, урып-җыю эшләрен тәмамлау өчен эшләре аеруча кхп булган хуҗалыкларга механикалаштырылган отрядлар белән килешүләр төзергә кирәк. Ул ассызыклаганча, күрше төбәкләрнең мехотрядлары ярдәмгә килергә әзер.
15 августтан көзге культураларны чәчүгә керешергә һәм аны кыска вакыт эчендә, иң күбе 5 сентябрьгә кадәр тәмамларга кирәк, диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы. Көзге культураларны чәчүнең планлы мәйданы 520 мең га тәшкил итә (2022 елда 476 мең га).
Татарстанда 2023 елның беренче яртыеллыгында терлекчелек өлкәсендә хуҗалыкларның барлык категорияләре буенча 1 млн 76 мең тонна сөт савылган, үсеш 9 процент тәшкил иткән. 233 мең тонна терлек һәм кош ите сатылган.
792,7 млн. данә йомырка җитештерелгән, аның динамикасы 104% ( узган ел дәрәҗәсенә карата плюс 29 млн данә).
Авыл хуҗалыгы берәмлекләре буенча терлекчелек продукциясе җитештерү 2022 ел белән чагыштырганда 5%ка арткан.
Муниципаль район башлыкларына һәм холдинг компанияләре җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, Марат Җәббаров искә төшергәнчә: һәр районда терлекчелекне үстерүнең «юл карталары» расланган, анда сыерларның баш санын торгызу һәм яңа объектлар кертү хисабына җитештерү күләмен арттыру планлаштырыла. "Юл карталарын үтәү срокларыннан чыкмавыгызны сорыйм, - диде ул. - Август дәвамында без һәр инвестор һәм 6 муниципаль район вәкиле белән юл карталары турында фикер алышу өчен кабат җыелачакбыз».
2023 елның 1 яртыеллыгы йомгаклары буенча авыл хуҗалыгы берәмлекләрендә 67 млрд сумлык продукция сатылган. Сөт, дуңгыз ите, кош ите һәм йомырка сату күләме арту хисабына өстәмә рәвештә 3,6 млрд сум алынган. Шул ук вакытта сөткә бәяләр төшү хисабына 3,4 млрд сум акча алынмый калган. Шуңа бәйле рәвештә, керемнәрнең узган елгы дәрәҗәгә карата үсеше 212 млн. сум гына тәшкил итә.
Марат Җәббаров искә төшергәнчә, продукция җитештерү турыдан-туры терлек санына бәйле. Төбәктә 634 мең баш мөгезле эре терлек бар, 2022 елга кимү 3%.
"Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе утырышы йомгаклары буенча, Татарстан Республикасы Рәисе йөкләмәләре исемлеген үтәү йөзеннән, безгә 2022 елның 1 гыйнварына кадәр мөгезле эре терлекләрнең баш санын торгызуны тәэмин итәргә кирәк. Бары тик 15 район гына уңай динамикага ия", - диде ул.
Министр сөт җитештерүгә һәм бу өлкәгә дәүләт ярдәменә тукталды. Мәсәлән, 2023 елда сатылган 1 кг сөткә зур дәүләт ярдәме күрсәтелгән. 1 млрд 800 млн. сум бүлеп бирелгән (уртача ставкасы 5 сум 16 тиен), бу узган елгы дәрәҗәдән 622 млн. сумга күбрәк. шуның белән бюджеттан акча алучылар 2023 елның 1 маенда сыерларның баш санын саклап калуны тәэмин итү җаваплылыгын үз өстенә алган. Шул ук вакытта 19 районда сыерлар саны кимегән.
Гомумән алганда, ел башыннан авыл хуҗалыгы берәмлекләрендә 826 мең тонна сөт савып алынган, үсеш 11 процентка арткан. Бер сыерга уртача савым 3836 кг тәшкил итә.
1 яртыеллыкта 210 мең тонна ит җитештерелгән, бу 2022 елга карата 101% тәшкил итә. Мөгезле эре терлек ите җитештерү - 103%.