Алексей Песошин Казанның Азино микрорайонында Ф. Тинчурин исемендәге 110 кВлы яңа подстанция ачты

04.08.2023

Бүген Казанның Азино микрорайонында Форель Закир улы Тинчурин исемендәге 110 кВлы яңа подстанция тантаналы рәвештә ачылды. Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Подстанция бинасы фасадында 1976-1994 елларда Мәскәү энергетика институтының Казан филиалы директоры булган Ф.З. Тинчурин хөрмәтенә мемориаль такта урнашкан.

Аннары кунаклар подстанцияне карадылар. Аларга сервер, электр калканы, заманча җайланмалар, релей залы һәм башка эш урыннары күрсәтелде. Шул исәптән алар 110 кВлы ябык бүлү пункты җайланмалары эше белән таныштылар.

Татарстан Республикасы Премьер-министры хөрмәтле кунаклар китабында язу калдырды.

Чарада катнашучылар алдында чыгыш ясап, Алексей Песошин барысын да Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән истәлекле вакыйга белән котлады. Ул ассызыклаганча, яңа энергия объекты 35 елга якын файдалануда булган һәм ул вакытта әле үсә генә башлаган Азино микрорайонын энергия белән тәэмин итү өчен билгеләнгән 110 кВлы Азино ябык подстанциясен алыштыру өчен кертелгән.

Бүген Азинода йөзләгән торак йортлар һәм дистәләгән социаль әһәмиятле оешмалар һәм предприятиеләр бар, бу подстанция җайланмаларын модернизацияләүне таләп итте. Подстанцияне файдалануга тапшыру ышанычлылыкны арттырачак, микрорайонны электр белән тәэмин итү сыйфатын яхшыртачак һәм республиканың энергия иминлеген тагын да ныгытуга хезмәт итәчәк.

Бүген икътисадны цифрлы трансформациясез үстерү мөмкин түгел, дип билгеләп үтте Алексей Песошин. 110 кВлы Азино подстанциясе Казанда процессларга автоматлаштырылган идарә итү системалы ябык типтагы икенче цифрлы подстанция булды.

Халык күпләп яшәгән микрорайон өчен мөһим һәм подстанциянең көч трансформаторлары шау-шу чыгарудан ышанычлы саклана, тышкы мохит тәэсиреннән тулысынча саклана, экологик һәм җайланмаларны эксплуатацияләү иминлеген тәэмин итә. Биредә һәлакәтләрне киметүгә һәм кулланучыларны өзлексез электр белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән күп кенә техник хәл ителешләр кулланылды, дип ассызыклады Алексей Песошин.

Татарстан Премьер-министры шулай ук Сетевая компания  җитәкчелегенә һәм хезмәт коллективына, шулай ук генераль подрядчыга – «КЭР-Холдинг» компаниясенә һәм подряд оешмаларына уңышлы башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде. Ул барысына да яңа уңышлар һәм бары тик алга баруларын теләде.

Алексей Песошин шулай ук иң яхшы энергетикларга бүләкләр тапшырды.

Белешмә өчен:

Форель Закир улы Тинчурин Казанда туган (1926-2002 еллар). 1950 елда КАИны тәмамлый, «Двигательләр төзү» белгечлеге буенча инженер-механик квалификациясе ала.

Казан авиация техникумында, Казан авиация институтында укыта. Фәннәр кандидаты. 1976 елдан 1994 елга кадәр Мәскәү энергетика институтының Казан филиалы директоры (хәзерге Казан дәүләт энергетика университеты).


ТР Рәисе Матбугат хезмәте. Елена Бритвина.