Рөстәм Миңнеханов подполковник Ирек Мәгъсүмовны Россия Федерациясе Герое исеме бирелү белән котлады

02.08.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов подполковник Ирек Мәгъсүмовка телеграмма җибәрде. Ул Ирек Илдус улын Россия Федерациясе Герое исеменә лаек булуы белән котлады.

"Хөрмәтле Ирек Илдус улы! Сезне чын күңелдән Россия Федерациясе Герое исеме бирелү белән котлыйм. Сугыш кырында сез лаек булган бу югары исем, элек Казан танк училищесын тәмамлаган һөнәри биографиягез кебек үк, Сезнең хәрби һәм гражданлык бурычыгызга тугрылыгыгызны, шулай ук зур шәхси батырлыгыгызны  раслый, - диелә телеграмма текстында. – Үз халкының батыр улы буларак, Сезнең белән чын күңелдән горурланам, әниегезгә - Нәзирә Габделбәр кызына үз иленең батыр яклаучысын һәм чын патриотын тәрбияләгәне өчен зур хөрмәтне юллыйм. Сезгә, хөрмәтле Ирек Илдус улы, Россия даны өчен яңа казанышлар, барлык туганнарыгызга һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, ныклы оптимизм һәм һәрнәрсәдә иминлек телим.

Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов".


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.