Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы буенча 476 ишегалдында юл эшләре тәмамланган

29.07.2023

Татарстан Республикасында «Безнең ишегалды» программасы буенча юл эшләре күп фатирлы йортларның 476 ишегалдында тәмамланган. Тагын 369 ишегалдында юл эшләре дәвам итә.

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина шундый мәгълүмат китерде.

Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында республиканың барлык муниципаль районнары тоташтырылды.

Наилә Зиннәтуллина билгеләп үткәнчә, «Безнең ишегалды» программасы кысаларында юл эшләрен башкару уртача 76% тәшкил итә. Ул мәгълүматны муниципаль районнар киселешендә китерде. Әйтик, 27 районда башкару проценты – 70тән артык, шул исәптән өч районда – 100% (Аксубай, Апас, Чирмешән). Тагын 7 район 70%тан да кимрәк күрсәткеч бирә.

Тышкы яктыртуны монтажлау буенча эшләр республика буенча 73%ка башкарылган. Соңгы ике атнада үсеш – 10% (республика буенча). Наилә Зинатуллина соңгы ике атнада тышкы яктырту эшләрен башкару 10%тан артык булган районнар буенча мәгълүмат китерде.

Җайланмаларны урнаштыру буенча эшләр (балалар һәм спорт җайланмаларын, урам җайланмаларын монтажлау) 58%ка башкарылган. Шул ук вакытта программа кысаларында ишегалларының 38%да җайланмаларны урнаштыру тәмамланган.

28 муниципаль берәмлектә җайланмаларны монтажлау эшләре тулы куәтенә бара. Наилә Зиннәтуллина монтажлауга әле керешмәгән районны билгеләп үтте, бу - Югары Ослан районы.

Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, ел башыннан халыкка 4871 мөрәҗәгать килгән (соңгы ике атнада – 383 мөрәҗәгать). Төп шикаятьләр арасында «подъездга керү төркеменнән суны читкә агызу үтәлмәгән (мисал – Арчаның Г. Камал урамы), «төзелеш чүп-чарларын җыю» (мисаллар-Лениногорск, Алабуга районнары), «асфальт япмага зыян китерү» (Чаллы) кебек шикаятьләр бар.

«ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды җитәкчесе шулай ук республикада башкарылган эшләрнең мониторингы алып барылуын хәбәр итте. Якын арада 29 июльдән 11 августка кадәр аларга барып тикшерүләр планлаштырылган


ТР Рәисе Матбугат хезмәте. Еленена Бритвина.