Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Тунис Тышкы эшләр министры Нәбил Әммәр белән очрашуы нәтиҗәләре нигезендә Тунис белән хезмәттәшлекнең кайбер юнәлешләре буенча эшче төркемнәр төзеләчәк.
Очрашу бүген Санкт-Петербургта «Россия-Африка» икенче икътисадый форумы кысаларында узды.
Халыкара форум «Экспофорум» конгресс-күргәзмә үзәгендә (Санкт-Петербург) уза.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Тунис – Россия Федерациясенең мөһим партнеры.
"Безнең илләр кризис, конфликт күренешләрен җайга салу мәсьәләсендә бердәм позицияләрне, күп кенә халыкара проблемаларга уртак карашны берләштерә. Без Россия һәм Тунис җитәкчелегенә төбәкара хезмәттәшлекне киңәйтү өчен уңайлы шартлар тудыру мәсьәләләренә игътибарлы булулары өчен рәхмәтле. Үз дәрәҗәсендә Татарстан эшлекле һәм мәдәни элемтәләрне үстерүгә ярдәм итәргә әзер", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 2018 елда ул Туниска бай һәм нәтиҗәле эш сәфәре кылган. Сәфәре кысаларында ул Тунисның элекке Премьер-министры Йосыф Шаһед, Сәүдә министры һәм Туризм һәм һөнәрчелек министры белән очрашкан булган. Шулай ук Татарстан-Тунис эшлекле форумы узган, Татарстан делегациясе Бардо тарихи музеенда һәм борынгы Карфагенда булган.
"Без Туниска нефть химиясе һәм машина төзелеше продукциясен, шул исәптән суднолар, автомобиль шиннары, компрессорлар, фармацевтика һәм медицина җайланмалары, авыл хуҗалыгы товарларын экспортлауны киңәйтү белән кызыксынабыз, - диде Рөстәм Миңнеханов очрашуда. - Шулай ук Тунистан безгә китерелгән азык-төлек, җиләк-җимеш, яшелчә, диңгез продуктлары, җиңел сәнәгать товарлары һ. б. белән кызыксынабыз".
Татарстан Рәисе хәбәр иткәнчә: узган ел Татарстан-Тунис товар әйләнеше 12,6 млн АКШ доллары тәшкил иткән, үсеш күзәтелә, ә быелның беренче кварталында 20 млн доллардан артып китте. Мондый күрсәткечләр булган мөмкинлекләргә туры килми, һәм уртак эшне көчәйтергә кирәк, дип тәкъдим итте ул.
"Тунис партнерларыбызны яхшырак аңларга һәм бизнес алып барырга бердәм дин, шулай ук тарихи һәм мәдәни традицияләр ярдәм итә. Без ислам дөньясы һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән илләр белән актив хезмәттәшлек итәбез. Илебез Президенты Владимир Владимирович Путин кушуы буенча мин «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәклим. Аның төп бурычлары арасында: Россиянең ислам дөньясы белән киләчәктә мәдәни-инсани нигездә якынаю процессына, икътисадый хезмәттәшлекне җайга салуга һәрьяклап ярдәм итү, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Без Тунисның Төркем эшенә керткән өлеше өчен рәхмәтле. Сезнең ил вәкилләре – «Россия-Ислам дөньясы: «KazanForum» халыкара икътисадый форумында даими катнашучылар. Бу - Россия һәм мөселман дөньясының икътисадый хезмәттәшлеге өчен нәтиҗәле мәйданчык. 2024 елның маенда Тунистан югары делегацияләрне форумда көтәбез.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, фәнни-мәгариф өлкәсендәге элемтәләр мөһим. "Татарстанның мәгариф учреждениеләрендә традицион рәвештә күп санлы чит ил студентлары, шул исәптән Тунистан да - 75 кеше белем ала. Аларның санын арттыруга шат булырбыз.
Шулай ук мәдәният һәм туризм өлкәсендә хезмәттәшлек итү өчен яхшы мөмкинлекләр бар. Тунис курортлары туристлар арасында популяр. Үз чиратында, Татарстанда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кергән 3 объект урнашкан, алар: Казан Кремле, борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау-шәһәре, - алар барысы да Тунис туристлары өчен кызыклы булырга мөмкин.
"Безгә яңа багланыш пунктларын эзләргә кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Туризм һәм мәдәни алмашу, спорт мөмкинлекләре - боларның барысы да зур перспективаларга ия".
Тунисның Тышкы эшләр министры Нәбил Әммәр очрашу барышында 2024 елдагы "Россия - Ислам дөньясы. KazanForum" халыкара форумына чакыруны кабул итүен белдерде.
Ул шулай ук шәхсән очрашуга аеруча шат булуын билгеләп үтте һәм, 43 ел элек Ленинградта булганнан соң, яңадан Россиягә килүенә шат булуын белдерде.
Бүген Тунис икътисадый кризистан соң торгызыла, диде Нәбил Әммәр, без элемтәләрне ныгытуда, яңа эшлекле багланышлар урнаштыру белән кызыксынабыз. Ул бизнес-миссияләрнең үзара бәйләнешен активлаштырырга тәкъдим итте.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Тунис арасында тыгыз хезмәттәшлек өчен берничә юнәлеш буенча эш төркемнәре булдырырга тәкъдим итте. "Ике якны да кызыксындырган тармаклар буенча эшче төркемнәр булдырырга кирәк", - диде ул.