Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург Губернаторы Александр Беглов белән очрашты. Очрашу «Россия - Африка» икътисадый һәм гуманитар форумы кысаларында узды.
Халыкара форум «Экспофорум» конгресс-күргәзмә үзәгендә (Санкт-Петербург) уза.
Очрашу барышында Татарстан белән Санкт-Петербург арасындагы партнерлык мөнәсәбәтләрен ныгыту мәсьәләләре каралды. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, төньяк башкала -ул беренче чиратта мәдәни һәм тарихи потенциал. Бу шулай ук илнең әйдәп баручы субъектларының берсенең югары сәнәгать потенциалы, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов, Елдан-ел сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлек үсә. Аның сүзләренчә, бүген төбәкләр арасында горизонталь бәйләнешләр бик мөһим.
Мәгариф һәм фән өлкәсендәге хезмәттәшлек турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстаннан күп кенә студентлар Санкт-Петербург югары уку йортларында белем ала, шул ук вакытта төньяк башкала яшьләре дә югары белем алу өчен Казан югары уку йортларын сайлый.
Татарстан белән Санкт-Петербург арасында Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү бар, закон чыгару органнары арасында килешү имзаланган, Татарстанның Санкт-Петербургта вәкиллеге бар. Төбәкләрне шулай ук туры авиарейслар тоташтыра.
"Санкт-Петербург - безнең өчен зур сату базары, һәм шул ук вакытта Татарстан да сезнең шәһәрнең товар җитештерүчеләре өчен кызыклы", - диде Рөстәм Миңнеханов, Александр Бегловка мөрәҗәгать итеп.
Барлык мәсьәләләрдә дә Санкт-Петербург хакимияте безгә тулысынча ярдәм күрсәтә һәм аңлый, диде Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр Губернаторына рәхмәт белдерде. "Без татар иҗтимагый оешмаларының эшенә ярдәм итүләрегез өчен дә рәхмәтле. Хәзерге вакытта Санкт - Петербургта 20 меңләп татар яши", - дип билгеләп үтте ул.
Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург Губернаторына «Россия – Африка» форумында уңышлы эшләр теләде.