Бүген Сенегал Президенты Маки Салл Татарстанга визиты кысаларында Түбән Кама муниципаль районының нефть-газ химиясе өлкәсендәге сәнәгать потенциалы белән танышты.
Төштән соң Маки Салл Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән бергә Түбән Камада урнашкан төбәкнең нефть-газ химиясе комплексы предприятиеләрендә булды.
Аерым алганда, кунакка Россиянең иң эре шин комплексларының берсе булган «Кама Тайрс» (Kama Tyres) җитештерү куәтләрен күрсәттеләр. "Кама Тайрс"ка берничә предприятие, үз фәнни-техник үзәге, җиңел, җиңел йөк, йөк һәм махсус шиннар модельләренең киң линиясе, шулай ук квадроцикллар өчен шиннар җитештерү керә.
Исегезгә төшерәбез, Маки Салл Россия Федерациясенә рәсми визит кысаларында (икенче «Россия – Африка» саммитында катнашу өчен) Татарстан буенча танышу сәфәр кыла. Бүген иртән Сенегал Президенты Татарстан Рәисе белән бергә Казандагы спорт объектларында булды, Б. Рәмиев исемендәге ИТ-парк эше белән танышты. Казан Кремле территориясендәге Кол Шәриф мәчетендә һәм Благовещенье соборында булды.