Сенегал Президенты Маки Салл Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда: Сездә чиркәүләр һәм мәчетләрнең янәшә тора - барлык илләр дә бу үрнәкне үзләштерергә тиеш

26.07.2023

"Сенегал делегациясен Татарстанда сәламләүгә шатмын. Икенче Россия - Африка саммитында катнашу өчен Россия Федерациясенә визиты барышында республикабызга килү мөмкинлеге һәм вакыт тапканыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә. Сезнең визит зур әһәмияткә ия", - дип Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Казан Кремлендә Сенегал Президенты Маки Салл  белән очрашуны башлап җибәрде.

Исегезгә төшерәбез, Маки Салл Казанга кичә килгән иде һәм бүген иртән Рөстәм Миңнеханов белән бергә берничә эре спорт объектында, Б.Рәмиев ис. ИТ-паркта , «Казан» халыкара ат спорты комплексы һ.б. җирләрдә булды.

Рөстәм Миңнеханов, кунакка мөрәҗәгать итеп, узган ел Маки Саллның Африка берлеге рәисе булуын һәм шул сыйфатта Россиягә дә килеп китүен билгеләп үтте.

Моннан тыш, Маки Салл Украина конфликтын җайга салу буенча көч куя: июнь аенда Африканың кайбер илләре лидерлары делегациясе, шул исәптән Маки Салл да, Киевта һәм Мәскәүдә сөйләшүләр үткәрә һәм Украинадагы конфликтны җайга салуның «Африка планын» тәкъдим итә.

Рөстәм Миңнеханов узган ел үзе Сенегалга барганын искәртте. "Кунакчыллыгыгз һәм Татарстан делегациясенең Дакарда булу программасы өчен чын күңелдән рәхмәтемне кабул итүегезне сорыйм. Визит кысаларында без эчтәлекле очрашу үткәрдек, безнең якларның эшлекле даирәләре катнашында түгәрәк өстәл узды. Сенегалда Сезнең җитәкчелектә алып барылган эшнең масштабы сокландыра. Күрәбез, бик күп уңай үзгәрешләр бара. Монда, әлбәттә, Хөкүмәтнең зур эше тора. Сезнең уңышларыгызга чын күңелдән шатланабыз һәм Сенегалның алга таба да чәчәк атуын телибез», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстанның Сенегал белән сәүдә-икътисадый хезмәттәшлегенә килгәндә, аның күләме әлегә аз. Татарстан, куәтле сәнәгать потенциалы булган экспортка юнәлтелгән республика буларак, продукциянең иң киң спектрын китереп торырга әзер. Үз чиратында, Татарстан Сенегалдан товарлар кертергә әзер.

Төрле елларда Сенегалга продукция - "КАМАЗ" автомобильләре, КВЗ җитештергән вертолетлар китерелә. Машина төзелеше; нефть химиясе; авыл хуҗалыгы; инновацион тармаклар өлкәсендә яхшы перспективалар бар.

Рәсми һәм бизнес-даирәләрне таныштыру өчен яхшы мәйданчык – ел саен үткәрелә торган «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Быел чара беренче тапкыр федераль форматта узды һәм дөньяның 80нән артык иленнән 16 меңнән артык кунакны җыйды.

Сенегал делегациясе шулай ук форумда катнашты, RUSSIA Halal Expo күргәзмәсе кысаларында Сенегал экспозициясе җәелдерелде, шулай ук Сенегал стенды Казанның Агросәнәгать паркында эшләде, анда халык һәм сәнгать кәсепләре продукциясе тәкъдим ителде.

Татарстан - Россиядә ислам (партнерлык) банкингы һәм финанслау принципларын кертү буенча сынау төбәге, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Хәләл индустрияне үстерү буенча актив эш алып барыла.

Татарстан бүген - алдынгы һәм сәнәгый үсеш алган төбәкләрнең берсе, республиканың нефть ятмалары 1943 елдан бирле эшкәртелә. Узган елда Татарстанда барлыгы 35 млн тоннадан артык нефть чыгарылган. Моннан тыш, республикада нефть химиясе һәм нефть эшкәртү үсеш алган. Шулай ук Татарстанда автомобильләр, самолетлар, вертолетлар, суднолар, машина төзелеше продукциясе җитештерелә, сәнәгать товарларының яртысы диярлек экспортка китә.

Татарстан Рәисе мәгариф, мәдәният, туризм, спорт һ.б. өлкәләрдә гуманитар элемтәләрне үстерү мөмкинлекләренә басым ясады. Татарстан Россиянең әйдәп баручы фәнни үзәкләренең берсе булып санала. Республикада фәннең алдынгы юнәлешләре буенча фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләр алып барыла. Хәзерге вакытта Татарстан югары уку йортларында 20 меңнән артык чит ил студенты белем ала.

Кызганычка каршы, Сенегал белән фән һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек әлегә бик аз үсеш алган. Татарстанда нибары 9 Сенегал студенты белем ала.

Республиканың башкаласы Казан берничә тапкыр төрле халыкара чаралар уздыру урыны булды. Якын арада Kazan Digital Week – 2023 халыкара форумы, «Киләчәк уеннары» – спорт, фән һәм технологияләр тоташуындагы колачлы халыкара вакыйга (2024 елда), БРИКС дәүләт башлыклары очрашуы (2024 ел) кебек мөһим вакыйгалар планлаштырылган.

Рөстәм Миңнеханов Сенегал делегацияләренә әлеге чаралар кызыклы булачагына ышаныч белдерде.

Ул Сенегал Президентына сәфәре өчен тагын бер тапкыр рәхмәт белдерде һәм үзара файдалы хезмәттәшлеккә омтылуда ышандырды. "Без Сезне Татарстанда күрергә һәрвакыт шат", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Сенегал Президенты Маки Салл, үз чиратында, җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде. "Миңа да, минем делегациягә дә искиткеч кунакчыллык күрсәтелде, - диде ул. - Мин күптәннән, 2019 елдан бирле планлаштырган бу визитны тормышка ашыру мөмкинлеге булуына шатмын. Сез Сенегалда 2022 елның мартында булдыгыз,һәм бу безнең җавап визитыбыз»

Маки Салл шулай ук Сенегал белән, Россия төбәкләренең берсе буларак, Татарстан Республикасы арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерү буенча эшне көчәйтергә ниятләвен билгеләп үтте. "Татарстан - мөселман төбәге, - диде ул. Мин 93-95% мөселманнар булган илне җитәклим, безнең тотрыклылык сере дә шулай ук толерантлыкта һәм башка диннәр белән тыныч яшәүдә . Мин сезнең янәшәдә торган чиркәүләрне һәм мәчетләрне күрдем, бу мисал соклануга лаек, аны барлык илләр дә үзләштерергә тиеш. (Исегезгә төшерәбез, бүген Казан Кремле территориясендә йөргәндә Маки Салл Кол Шәриф мәчетендә һәм Благовещенье соборында булды).

Сенегал Президенты шулай ук Татарстанның бер яктан үз үзенчәлеген саклап калуын, ә икенче яктан бөтен яңалыкка – нанотехнологияләргә, ясалма интеллектка, цифрлы технологияләргә ишек ачуын ассызыклады. "Бу мине бик рухландыра!" - диде ул.

Маки Салл сүзләренчә, хезмәттәшлекнең зур потенциалы бар – ул авыл хуҗалыгы, терлекчелек, энергетика өлкәсе, нефть химиясе юнәлеше, шулай ук мәгариф, спорт, туризм. Ул шулай ук үз иленең «КАМАЗ» ГАҖ белән хезмәттәшлеккә ихтыяҗы зур булуын белдерде.

"Мин бүген булган спорт объектларына сокланам. Алар миңа Татарстан Республикасы үсешенең уникальлеген күрсәттеләр, - дип ассызыклады Маки Салл. - Без сезнең зур вакыйгаларны оештыру һәм үткәрү тәҗрибәгездән файдаланырга телибез. Илебезне 2024 елда булачак Киләчәк уеннарында катнашырга әзерләячәкбез".


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.