Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнеханов РФ Юстиция министрының беренче урынбасары Евгений забарчук һәм РФ Юстиция министры урынбасары Олег Свириденко белән очрашты.
Татарстан Республикасының РФ Юстиция министрлыгы белән берничә юнәлеш буенча хезмәттәшлеге мәсьәләләре, шул исәптән «Юстиция кварталы» проектын тормышка ашыру турында фикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, Казанда Һади Такташ урамында урнашкан «Юстиция кварталы» проекты 2022 елның августында тантаналы рәвештә ачылды.
Бу административ биналар комплексында юридик һәм хокукый ярдәм үзәкләре, граждан инициативаларын үстерүгә ярдәм итү үзәге, шулай ук РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе урнашкан. Монда ук «Юстиция тарихы» музей-белем бирү үзәге урнашачак.