Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт экспертизасы Баш идарәсе башлыгы Игорь Манылов белән очрашты

25.07.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Дәүләт экспертизасы Баш идарәсе» федераль автоном учреждениесе башлыгы Игорь Манылов белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.

Яклар илкүләм проектларны гамәлгә ашыру, республика территориясендә кайбер эре проектларны гамәлгә ашыру, башка актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Игорь Манылов билгеләп үткәнчә, республика экспертиза нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясенең барлык субъектлары арасында икенче урында тора. Биредә Россия Баш дәүләт экспертизасының Идел буе филиалы, төбәк дәүләт һәм 15 дәүләтнеке булмаган эксперт оешмалары эшли. Татарстан Республикасы эксперт оешмалары, бөтен Идел буе округы кебек үк, үз эшләренә иң яңа цифрлы технологияләрне, шул исәптән Бердәм цифрлы экспертиза платформасын актив кертәләр.

Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Россия Баш дәүләт экспертизасының Идел буе филиалы башлыгы Сергей Никулин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей Фролов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.