Татарстан Министрлар Кабинетында республиканың ягып җылыту сезонына әзерлеге турында фикер алыштылар
03.10.2008
1 нче октябрьгә кадәр булган вакытка Татарстан Республикасында 573 торак йортта, 27 гомуми белем бирү мәктәбе һәм 21 балалар бакчасында җылылык юк, җылылык бирүгә бәйле проблемалар республиканың 18 муниципаль районында теркәлгән. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы район һәм шәһәрләренең ягып җылыту сезонына әзерлеге мәсьәләләренә багышлап үткәрелгән киңәшмәдә Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Чара Татарстанның барлык муниципаль районнары катнашында видеоконференцэлемтә режимында узды.
Төп доклад белән Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин чыгыш ясады. Ул, гомумән алганда, пар казаннарының җибәрелүен һәм торак йортлар белән социаль, мәдәният, көнкүреш объектларына җылылык бирелүен әйтте. 34 квартал һәм блоклы пар казаннары гына җибәрелмичә кала.
Казанда (358 торак йорт), Яшел Үзәндә (82 йорт), Әлмәттә (36 йорт), Алабугада (26 торак йорт) җылылык бирү мәсьәләләре борчу тудыра.
“Моннан тыш, республиканың 114 дәвалау учреждениесенә җылылык бирелмәгән”, - диде Марат Хөснуллин.
Татарстан буенча тулаем алганда 13178 торак йортка (гомуми санның 98 % ы) һәм 2290 мәктәпкә (гомуми санның 98,4 % ы) җылылык бирелгән.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы кайбер очракларда җылылык белән тәэмин итүдәге проблемаларның индивидуаль җылытуга күчү (ике контурлы казаннар урнаштыру) белән бәйле булуын әйтте.
Әйтик, 2008 елда план буенча 5254 ике контурлы казан урнаштыру күздә тотылган иде. Бүгенге көндә 4236 казан (планның 80 % ы) урнаштырылган, шулардан 2 меңнән артык ике контурлы казан файдалануга тапшырылган).
Республикада “Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруда ярдәм итү фонды турында” 185-ФЗ номерлы федераль законны тормышка ашыру һәм капиталь ремонт үткәрүгә килгәндә, 1225 йортта тулысынча ремонт ясалган, бу программада каралган йортларның гомуми саныннан 60 % тәшкил итә. 821 торак йортта ремонт төгәлләнмәгән, 436 йортта графиктан калышу күзәтелә. Шуның белән бергә, капиталь ремонт ясалырга тиеш булган 77 йортта - җылыту системаларын, 117 йортта түбәне ремонтлау төгәлләнмәгән.
Җылылык бирүгә әзерлек турында “Генерацияләү компаниясе” ААҖ нең электр энергиясен күпләп сату базары буенча генераль директор урынбасары Юрий Щелоков сөйләде. Аның сүзләренә караганда, “барлык шәһәр һәм районнарда җылытып ягу сезоны ачылган”.
Казан (127 торак йорт һәм 7 социаль-мәдәният өлкәсе объекты), Алабуга (5 беркатлы йорт), Зәйдәге (142 фатир) кайбер объектлардан тыш, “Татэнерго” ААҖ карамагындагы объектларның барысына да диярлек җылылык бирелгән.
Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов күпфатирлы торак йортларны, шулай ук мәктәп һәм мәктәпкәчә учреждениеләрне җылылык белән тәэмин итү эшен тизләтергә тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте