Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Изге Ана казан иконасы Соборында булдылар

21.07.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Изге Ана иконасы Соборында булдылар. Чара Казанда Изге Ана иконасының 444 еллыгына багышлана.

"Бүген бездә зур бәйрәм - Казанда Изге Ана иконасы пәйда булды. Безнең өчен Белоруссия, Подмосковье, Россиянең башка төбәкләре һәм Татарстан районнарыннан килгән кунакларны сәламләү зур хөрмәт», - диде Рөстәм Миңнеханов шунда булган кешеләргә. Ул ассызыклаганча, иң мөһиме - халыклар арасында тынычлык һәм татулык, Россиянең чәчәк атуы. "Без авыр вакытта яшибез, һәм бары тик берләшүебез генә без ирешә алырлык нәтиҗә бирәчәк. Без җиңзчәкбез. Без бергә», — дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.

ТР Дәүләт Киңәшчесе Митимер Шәймиев Казан Изге Ана иконасыныңпәйда булуы - Алла бүләге, дип өстәде. Аның фикеренчә, "бу очраклы түгел".

"Без Татарстан җирендә бәхетле яшибез. Бу гасырлар буена дәвам итә, һәм халык моны сизә. Хәтта иң авыр вакытларда да милләтара һәм конфессияара татулыкны саклап калу мөмкин — бу безнең сезнең белән уртак казанышыбыз. Моның белән горурланырга кирәк, аны сакларга кирәк», - диде Татарстан Дәүләт Киңәшчесе.

Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл 2015 елда кабул ителгән Казан Изге Ана иконасы хөрмәтенә соборны торгызу турындагы карар өчен хөрмәтле кунакларга рәхмәт белдерде.

"Аллаһы Тәгалә һәм Изге Мәрьям һәрвакыт безнең белән. Һәм без Казан образы буларак белгән Изге Ана монда килде икән, ул барлык кешеләр өчен дә килде. Кешеләр төрле булган, ләкин һәркем үз юлы белән Аллаһыны данлаган, Аны яраткан. Һәм бүген без бу мәхәббәтне тоябыз, аны Изге Ана безнең республиканың һәм зур илебезнең барлык халкына тарата», — дип белдерде Татарстан митрополиясе башлыгы.

Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шулай ук 2020 елның көзендә коронавирустан вафат булган Феофан каберенә чәчәкләр салдылар.

Исегезгә төшерәбез, 21 июль иртәсендә, Казан Изге Ана образы табылган көнне, Татарстан башкаласында Казан Изге Ана иконасы белән Кремльнең Благовещенье соборыннан Казан Изге Ана ирләр монастырена кадәр традицион гомумшәһәр тәре йөреше узды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте. "Татар-Информ" материаллары кулланылды.