Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Рубин» футбол клубы командасы белән очрашты. Очрашу 2023/2024 елгы Россия футбол Премьер-Лигасы уеннары башланыр алдыннан узды.
Рөстәм Миңнеханов клубның спорт базасы белән танышты, шул исәптән ул футбол кырларын, тернәкләнү зоналарын һәм футболчылар өчен киенү бүлмәләрен карады.
База территориясен модернизацияләү проекты турында «Рубин» ФК идарәсе рәисе Марат Сафиуллин хәбәр итте.
Аннары конференц-залда Рөстәм Миңнеханов «Рубин» футбол клубы җитәкчелеге, уенчылары, тренерлар штабы белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов футболчыларның футбол буенча Беренче Лиганың 2022/2023 елгы сезонында уйнаган уеннарын уңай бәяләде, анда алар 1 нче урын яулаганнар иде.
Без сезнең лаеклы уен күрсәтүегезгә чын күңелдән шатбыз, диде Рөстәм Миңнеханов, һәм без – сезнең җанатарларыгыз, сезне чын күңелдән сәламлибез һәм яңа уеннарны зур өметләр белән көтәбез.
Без сезне җиңүләрегез өчен яратабыз һәм җиңелүләрегез өчен нәфрәт итә алмыйбыз! Без сезнең белән һәртөрле уңышсызлыгызны кичерәчәкбез һәм сезнең җиңүләрегезгә шатланачакбыз. Сез республикабыз сезнең белән һәрвакыт бергә булуына ышанырга тиеш. Бездә базаны модернизацияләү буенча зур планнар бар", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук «Рубин»ның баш тренерына рәхмәт белдерде, ул команданың тулы көченә уйнавы өчен барысын да эшли.
Татарстан Рәисе «Рубин» ФК идарәсе эшен уңай бәяләде.
"Сезон җиңел булмаячак, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Алга барырга кирәк! Без сезнең белән - зур өметләр баглыйбыз сезгә. Хәерле юл!»
Рөстәм Миңнеханов шулай ук уенчыларга һәм команда әгъзаларына Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.
«Рубин» футбол клубы идарәсе рәисе Марат Сафиуллин узган сезонда команданың лаеклы уйнавын билгеләп үтте. Без Россия футболы элитасына әйләнеп кайттык, диде ул һәм Рөстәм Миңнехановка ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. "Сез безнең нинди проблемаларыбыз барын һәрвакыт белеп торасыз һәм аларны хәл итәргә ярдәм итәсез, - диде Марат Сафиуллин, Татарстан Рәисенә мөрәҗәгать итеп. - Без клуб алдында нинди җитди проблемалар торганын аңлыйбыз һәм аларны хәл итәргә тырышачакбыз. "Рубин" - данлы традицияләр клубы.
«Рубин» футбол клубының баш тренеры Рәшид Рәхимов җавап сүзендә: «Мин вәгъдә итә алам, кырга чыгачак уенчыларның берсе дә уенда битараф булмаячак!" Ул шулай ук республика командасына күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде.
Рөстәм Миңнехановка очрашуда беренчелекнең истәлекле алтын медале һәм футболчылар имзасы белән «Рубин" футболкасы тапшырылды.
Чара бергәләшеп фотога төшерү белән тәмамланды.
Исегезгә төшерәбез, иртәгә үк «Рубин» футбол клубы Мәскәүдә «Локомотив» белән Россия футбол Премьер-Лигасын ачачак.