Минтимер Шәймиев «Табигать. Шәһәр. Яз» фотокүргәзмәсен карады

20.07.2023

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Рөстәм Хәйруллинның июль башында Казан Кремлендәге "Хәзинә" милли сәнгать галереясендә ачылган "Табигать. Шәһәр. Яз" фотокүргәзмәсен карады.

Рөстәм Наил улы Хәйруллин, бөтен республикага табиб һәм Төбәкара клиник-диагностика үзәгенең генераль директоры буларак билгеле, биредә ул үзен фоторәссам сыйфатында күрсәтте.

Ул - "Вода России" фотосурәтләр конкурсында, "Фотопризер" халыкара конкурсында, 35AWARDS конкурсында җиңүче, Рус география җәмгыяте проектларында катнашучы.

Экспозициядә 70 фотокартина тәкъдим ителгән, аларда автор табигать күренешләрен, шәһәр пейзажларын һәм язгы үзгәрешләрне сурәтләгән.

Рөстәм Хәйруллин Минтимер Шәймиевны күргәзмә буйлап озата йөрде һәм үзенең фотокартиналарын ясау тарихы, дөньяның, илнең һәм республиканың төрле почмакларында фотога төшерүләре турында сөйләде. Аның сүзләренчә, фотография белән мавыгу үзеңне аңлау, тирә-юньдәге матурлыкны күрү мөмкинлеге бирә һәм үзенең төп һөнәре өчен көч һәм илһам бирә.

Минтимер Шәймиев күргәзмәгә соклануын белдерде. "Талантлы кеше һәрьяктан талантлы, моңа мисал: Рөстәм Хәйруллин - искиткеч табиб та һәм тирә-юньне бөтен зәвыгы белән, тирәнтен күрүче рәссам да", - дип билгеләп үтте ул һәм күргәзмә авторына алга таба иҗади уңышлар теләде.


Татарстан Республикасы Рәисе Матбугат хезмәте