Узган ел гадиләштерелгән система буенча дача амнистиясе барышында Татарстанда 2,5 меңнән артык җир кишәрлеге, шулай ук 18 меңгә якын торак һәм бакча йорты милеккә рәсмиләштерелгән. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин хәбәр итте.
2016 елдан бирле барлыгы 93 меңнән артык объект салым әйләнешенә җәлеп ителгән, дип төгәлләде министр, ТР буенча Росреестр идарәсе мәгълүматларына сылтама ясап.
Фәнил Әһлиуллин быел «Дача амнистиясе турында»гы Законга 17 ел тулуын искәртте, ул гражданнарга гадиләштерелгән тәртиптә бакча кишәрлекләренә һәм йортларга хокукларны рәсмиләштерергә мөмкинлек бирде.
376 мең күчемсез мөлкәт объектына милек хокукы теркәлмәгән. Фәнил Әһлиуллин сүз 1998 елның 31 гыйнварына кадәр, күчемсез мөлкәтне дәүләт теркәве турындагы закон (№ 518-ФЗ) үз көченә кергәнче барлыкка килгән объектлар турында бара дип аңлатты.
Министр бу санның кимегәнен билгеләп үтте. Моңа кадәр 700 мең исәпкә алынган күчемсез мөлкәт объектының хокук ияләре турында мәгълүмат булмаган. Аларның 312 меңе буенча тиешле мәгълүматлар кертелгән.
Фәнил Әһлиуллин ассызыклаганча, теркәлгән милек хокукының булмавы кайвакыт гражданнарның аңламаучанлыгы нәтиҗәсе булып тора. Әйтик, мирас итеп алганнан соң, алар инде үлгән туганнарының милкен үзләштергәннәр дип уйлыйлар. Ләкин бу һәрвакытта да алай түгел. Кайвакыт элеккеге хуҗаның аңа җир кишәрлеге бирү турындагы документы яки БТИ белешмәсе генә бар.
Министр җирле үзидарә органнарының мондый объектларны үзләре ачыкларга, аннары алар турында мәгълүматны Бердәм күчемсез мөлкәт реестрына кертергә хокукы барлыгын искәртте. Моның өчен муниципалитетлар архивлардагы мәгълүматны үзләре анализлыйлар, салым хезмәткәрләреннән һәм хокук саклау органнарыннан мәгълүмат сорыйлар һәм башкалар. Һәм проблемалы объектны ачыклаганнан соң, гарызнамәне объектның потенциаль хуҗасына (хокук иясенә) җибәрәләр. Әгәр 45 көн эчендә аннан җавап-каршы килү алынмаса, җирле үзидарә органы хокук иясен ачыклау турында карар кабул итә һәм мәгълүматны КМБРна тапшыра.
Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы башлыгы бу мошенниклык гамәлләре мөмкинлеген юкка чыгармый, чөнки хокук иясе турында мәгълүмат кертү милек хокукын теркәү булып тормый, дип белдерде.
Ф. Әһлиуллин шулай ук искә төшергәнчә, милек хокукы рәсмиләштерелгәннән соң гына теге яки бу милекне сатарга, бүләк итәргә, мирас буенча тапшырырга, иминиятләштерергә яки, дәүләт ихтыяҗлары өчен объектны тартып алган очракта, компенсация алырга мөмкин. Шуңа бәйле рәвештә ул татарстанлыларны күчемсез мөлкәт объектларына үз хокукларын активрак теркәргә чакырды. Моның өчен КФҮгә күчемсез милек объектына яки җирле үзидарә органына хокук билгеләүче документ кушып, КМБРна мәгълүмат кертү турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Министр шулай ук хәбәр иткәнчә, Татарстанда җиде муниципаль берәмлек территориясендә, шул исәптән Биектау, Югары Ослан, Зеленодольск һәм Питрәч районнарында комплекслы кадастр эшләре алып барыла. 56 кадастр кварталына карата эшләр башкарылган, аларда 28 мең күчемсез мөлкәт объекты кертелгән. Шул ук вакытта 43 кадастр кварталы - бакчачылык ширкәтләре территориясенә, ә 13 торак пунктларга туры килә. Бу чаралар төбәкләрне үстерүгә юнәлдерелгән дәүләт программасы кысаларында оештырылган. Аларның максаты - КМБРда булган җир участоклары, биналар һәм корылмалар чикләренең урнашуын төгәлләштерү. Мондый эшләр барышында реестр хаталары төзәтелә.
Министр билгеләп үткәнчә, Комплекслы кадастр эшләре бер яки берничә кадастр кварталы территориясендә урнашкан барлык җир кишәрлекләренә карата берьюлы үткәрелә. Фәнил Әһлиуллин сүзләренчә, күчемсез мөлкәт ияләре өчен бу процедура бушлай башкарыла. Шул ук вакытта алар бу эшләрне башкаруга комачауларга хокуклы гына түгел, ә кадастр инженерларына бар булган материалларны һәм документларны да бирергә тиеш. Чикләрне ачыклау, дип билгеләп үтте ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы башлыгы, күрше кишәрлекләрнең хуҗалары белән бәхәсләрне булдырмаска ярдәм итәчәк.
Узган ел мондый эшләр республиканың сигез районы территориясендәге 22 кадастр кварталында башкарылган иде инде. Аларның нәтиҗәләре буенча КМБРна 13,07 мең объект турында төгәлләнгән мәгълүмат кертелгән. ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры хәбәр иткәнчә, бу эш 2024 елда да дәвам итәчәк.
ТР буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Илнур Хисмәтуллин хәбәр иткәнчә, 2023 елның беренче яртыеллыгында Татарстанда ипотека килешүләре саны 2022 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 23 процентка арткан. Ярты ел эчендә 56,5 меңнән артык ипотека теркәлгән. Шуларның 19,1 меңе - җир кишәрлекәренә, 27 меңе торак биналарга туры килә (26%тан артыкка үсеш).
Торак булмаган биналар өчен килешүләр саны 30%ка диярлек арткан. И. Хисмәтуллин әлеге хәлне бу яртыеллыкның үзенчәлеге дип атады. Мондый ипотекалар саны узган елның беренче яртыеллыгындагы 957дән быел 1242гә кадәр арткан.