Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Конья шәһәренә эш сәәфре кысаларында Төркия Сәүдә министры урынбасары Мәхмүт Гүрҗән белән очрашты.
Мәхмүт Гүрҗән Татарстанның Россия һәм Төркия арасында төбәкара хезмәттәшлекне үстерүгә керткән зур өлешен билгеләп үтте. "Без Татарстан белән сәүдә-икътисадый элемтәләрне үстерүгә зур әһәмият бирәбез. Бу юнәлештә эзлекле эш алып барабыз", - диде ул.
Төркия Ссәүдә министры урынбасары Татарстан белән товар әйләнешен һәм инвестицион хезмәттәшлекне үстерүдә кызыксыну белдерде: "Төркия компанияләре Россия базарына чыгу өчен Татарстанны сайлый. Сез һәрвакыт безнең инвесторларга булыштыгыз һәм моның өчен Сезгә рәхмәт әйтәбез. Сезнең Төркиягә визитыгыз безнең мөнәсәбәтләр үсешенә яңа этәргеч бирер, дип ышанам.
Шулай ук Мәхмүт Гүрҗән Рөстәм Миңнехановның «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме җитәкчесе буларак эшчәнлеген югары бәяләде.
Татарстан Рәисе Төркия Сәүдә министрлыгына Татарстан-Төркия хезмәттәшлегенә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде. "Без киләчәктә дә Төркия партнерлары белән актив эшләячәкбез. Бүгенге көндә безнең товар әйләнеше 1,2 миллиард доллардан артып китә, динамика бик уңай. Ләкин бу тынычланырга сәбәп түгел. Киресенчә, без Коньяга яңа партнерлар табарга, аларны Россиягә чакырырга, шуның белән эшлекле элемтәләребезне активлаштырырга килдек", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.