Рөстәм Миңнеханов "Имаш" Төркия компаниясенә Татарстанда җитештерү урнаштырырга тәкъдим итте

18.07.2023

Конья шәһәренә (Төркия) эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы җайланмалары җитештерүче «Имаш» заводында булды.

«Имаш» компанияләр төркеменә 1989 елда нигез салына. Төркиядә элеваторлар һәм ашлык эшкәртү комплекслары җитештерүчеләрнең иң эресе булып тора.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанның Төркия бизнесы белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе зур. Республикада Төркиядән 10 завод уңышлы эшли. Республика Рәисе «Имаш» җитәкчелегенә Татарстан территориясендә җитештерүләрен урнаштыру вариантын карарга тәкъдим итте.

"Мин киләчәк эшебез өчен ике юнәлеш күрәм. Беренчедән, без сезнең продукция турында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә сөйләячәкбез. Икенчесе - сез җитештерүне безнең республикада урнаштыра аласыз. Без үз чиратында сезгә барлык шартларны да тудырачакбыз2, - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Имаш» он һәм ярма, катнаш терлек азыгы, тасма кисү станогы чыгару өчен җитештерү комплекслары һәм җайланмалары җитештерү, проектлау һәм монтажлау белән шөгыльләнә. Бүген компания продукцияне дөньяның 100дән артык иленә озата.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.