Россия-Төркия мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Төркия арасындагы хезмәттәшлекнең күптәнге тарихы бар. Безнең бурыч - хезмәттәшлек күләмнәрен арттыру, шул исәптән Конья бизнесы белән дә. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Конья Сәнәгать палатасы рәисе Мостафа Бөекәген белән очрашуда белдерде. Бүген Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең Конья шәһәренә (Төркия) эш визиты дәвам итә.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан белән Төркияне күптәнге нәтиҗәле сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр бәйли. 2022 елда товар әйләнеше 1 1,2 млрд доллар тәшкил итте, 2021 ел белән чагыштырганда 2 тапкырдан артык үсеш.
"Төркия бизнесы Татарстанда җитди рәвештә урын ала. Сезнең ил компанияләре республикага 2 млрд. доллар инвестицияләде. Безнең „Кастамону Энтегре“, „Хаят Кимья“, „Шишеҗам“, „Җошкуноз“, „Колуман“, „Тирсан Кардан“ һәм башка заводлар уңышлы эшли", - диде Татарстан Рәисе.
Ул ассызыклаганча, Татарстан һәрвакыт Төркия партнерлары белән хезмәттәшлекне үстерү буенча Россия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән инициативаларны хуплый. Бу мөнәсәбәтләр югары дәрәҗәгә, беренче чиратта, дәүләт башлыкларының шәхси тырышлыгы белән ирешелде. "Безнең илләр Президентлары - Владимир Путин һәм Рәҗәп Тайип Эрдоган - төбәкара хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирәләр", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Республика РәисеТатарстанның икътисадый, сәнәгать һәм инвестицион потенциалы турында сөйләде, төбәкләр өчен төп тармакларны - нефть чыгару, нефть эшкәртү, химия һәм нефть химиясе сәнәгате, машина төзелеше, агросәнәгать комплексын билгеләде. "Без Коньяда яңа партнерлар табарга өметләнәбез. Эшлекле даирәләрегезне Татарстанга чакырабыз. Безнең төп бурыч - башкаларга үрнәк булырлык берничә проектны эшләтеп җибәрү", - дип ассызыклады республика Рәисе.
Мостафа Бөекәген Рөстәм Миңнехановка Коньяга сәфәре һәм хезмәттәшлек мәсьәләләренә зур игътибар биргәне өчен рәхмәт белдерде. "Без Сезнең белән очрашуга бик шат. Безнең элемтәләр ныгыр һәм без ешрак очрашырбыз дип ышанам. Без хезмәттәшлекне үстерергә телибез", - диде ул.
Конья Төркиянең авыл хуҗалыгы машиналары төзү өлкәсендә алдынгы урын алып тора. Моннан тыш, төбәктә автокомпонентлар җитештерү һәм станоклар төзү үсеш алган. Провинция территориясендә 13 эре оештырылган сәнәгать зонасы (ОСЗ), 95 сәнәгать паркы урнашкан, аларда 8,6 мең компания урнашкан. Җирле компанияләрнең төп эшчәнлек өлкәләре - әзер металл әйберләр, машиналар һәм җиһазлар, резина һәм пластмасса әйберләр җитештерү, металлургия һ. б. Конья Төркиядә экспорт күләме буенча 12 нче урында тора, ел саен чит илләргә 3,3 млрд $ товарлар җибәрә.