Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов республика Хөкүмәте исеменнән Авиатөзелеш районы ветераннарын Өлкәннәр көне белән тәбрик итте

02.10.2008

“Бу көн зур тормыш юлы узган, белем һәм тәҗрибә туплаган, республикабыз үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән кешеләргә рәхмәт һәм яратуны белдерү мөмкинлеге бирә! Без Сезнең, төрле сынауларга карамастан, әхлак нигезләре һәм рух ныклыгына, бөек Ватаныбызның иң яхшы киләчәгенә ышанычны саклап калуыгыз һәм яшьләргә тапшыра баруыгыз белән горурланабыз. Без Сезгә хезмәтегез, зирәклегегез һәм эшебездә ярдәм итә торган яхшы киңәшләрегез, балаларыбыз һәм оныкларыбыз турында кайгыртуыгыз, аларга җылылык бирүегез өчен рәхмәтле. Сезнең турында кайгырту, Сезгә булышу һәм көнкүрешегезне җайлау, реаль ярдәм күрсәтү – республика Хөкүмәтенең бүгенге көндәге иң әһәмиятле мәсьәләләреннән берсе”, - диде Борис Павлов, ветераннарга мөрәҗәгать итеп.
Бүгенге көндә, Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия Фонды бүлегенең 2008 елның 1 нче сентябренә булган мәгълүматларга караганда, республикада 992,5 меңнән артык пенсионер (халык санының 24,4 % ы) яши. Шул исәптән Казанның Авиатөзелеш районында 29 мең 67 пенсионер яши, 91-100 яшьтә - 184 кеше, 100 яшьтән дә өлкәнрәк – 2 кеше.
Борис Павлов Авиатөзелеш районының Ветераннар советына сизгер мөнәсәбәт һәм Татарстан Республикасының үсеп килүче буынын патриотик тәрбияләүдә күрсәткән җаваплылыклары өчен рәхмәт белдерде. “Без, сезнең балаларыгыз һәм оныкларыгыз, безне үстерүегез, безгә белем бирүегез, авырлыкларны җиңеп чыгарга һәм җиңүләргә шатланырга өйрәтүегез өчен, ихлас күңелдән рәхмәт әйтәбез. Сезнең белемегез, зирәклегегез һәм бай тәҗрибәгез бүген бервакытта да булмаганча мөһим. Ярдәмчел һәм сабыр булуыгыз өчен, Сезнең алда түбәнчелек белән баш иябез!
Кадерле Ветераннарыбыз! Чын күңелемнән Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, җан җылысы, бәхет, шатлык һәм янәшәгездәге кешеләрнең игътибар күрсәтүләрен телим!” – диде Татарстанның беренче вице-премьеры.
Борис Павлов “Өлкәннәр көне” Декадасы кысаларында Авиатөзелеш районында ветераннар өчен бәйрәм чаралары, шул исәптән “Өлкән кешеләр – йөрәкләре белән яшьләр” дигән ял кичәләре, тантаналы очрашулар һәм район ветераннары өчен аш мәҗлесләре, “Сәламәтлек” милли проекты кысаларында медикларның пенсионерлар яшәгән урыннарга чыгулары һәм башка мәдәни чаралар үткәрелүен әйтеп узды.