Татарстанда «Мәдәният» һәм «Мәдәни мохит» проектларына 2 млрд сумнан артык акча юнәлтеләчәк

11.07.2023

Татарстанда «Мәдәният» һәм «Мәдәни мохит» проектларын гамәлгә ашыруга барлыгы 2 млрд сумнан артык акча юнәлтеләчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта республика мәдәният министры Ирада Әюпова белдерде.

«Мәдәният» илкүләм проектын тормышка ашыруга 1,1 млрд сумнан артык акча каралган, шуның 692 миллионы - Россия бюджетыннан, ә 411 миллионы Татарстан бюджетыннан җибәреләчәк. Ирада Әюпова билгеләп үткәнчә, 2023 елның 1 июньенә гомуми суммадан 762 млн сумга якын акча финансланган һәм үзләштерелгән.

«Мәдәни мохит» төбәк проектына тагын 1,1 млрд сум бүлеп биреләчәк, шуларның 686 млн сум – федераль бюджет акчалары һәм 391,7 млн сум – ТР бюджеты акчалары. Бу проект буенча 2023 елның 1 июнендә гомуми суммадан 750 млн сумга якын финансланган һәм үзләштерелгән.

ТР мәдәният министры шулай ук Татарстанда музыкаль белем бирүнең яңа стандарты формалашуын хәбәр итте. Аның нигезендә Түбән Камада мәдәният учреждениеләрен актив рәвештә кору һәм яңарту нәтиҗәсендә музыкаль кластер булдыру ята. Мәсәлән, шәһәрдә 2 нче балалар музыка мәктәбен ремонтлау башланган инде.

"Түбән Камада бездә музыкаль кластер булдырыла. Хәзер анда балалар музыка мәктәбе, музыка училищесы ремонтлана, шулай ук без иҗади индустрияләр мәктәбе булдырабыз. Димәк, бездә Түбән Кама районы мәйданчыгында музыкаль белем бирүнең яңа стандарты формалаша. Әлмәт районында да шундый ук эш алып барыла", – диде Ирада Әюпова.

Быел Татарстанда "Мәдәни мохит" төбәк проекты буенча 39 мәдәни оешма өчен заманча җайланмалар сатып алыначак. Шул ук вакытта 34 мәдәният бинасын ремонтлау планлаштырыла. Мәсәлән, Чаллыда, Тәтеш һәм Түбән Кама районнарында модельле муниципаль китапханәләр барлыкка киләчәк, ә Буада район мәдәният йортын реконструкциялиләр, ул шәһәрнең театр-мәдәни үзәге булачак .

19 июльдә Дәүләт Думасының Мәдәният комитеты «Пушкин картасы»ның эшен яхшыртуга багышланган киңәйтелгән утырыш үткәрәчәк. Бу хакта брифингта комитет рәисе Елена Ямпольская хәбәр итте. "Программа үз нәтиҗәләрен бирә, шулай да безнең депутатлар картаның гамәлдә булуын яхшырту буенча бик күп тәкъдимнәр ала», – дип билгеләп үтте спикер.

Исегезгә төшерәбез, «Пушкин картасы» проекты Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән эшләтеп җибәрелде. 2021 елның 1 сентябреннән 22 яшькә кадәрге яшүсмерләр һәм яшьләр кино, театр, музейларга бару һәм мәдәни чараларга йөрү өчен картадан файдалана ала.


"Татар-Информ" МА.