Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының Химаячеләр советы утырышын үткәрде
02.10.2008
Бүген “Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды” коммерцияле булмаган дәүләт оешмасы Химаячеләр советының чираттагы утырышында “Бертуктаусыз хәрәкәт итә торган фильтрлау центрифугасының тәҗрибәи-сәнәгый үрнәген төзү” инновацион проекты хупланды.
Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының Химаячеләр советы утырышын Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Химаячеләр советы әгъзаларына тәкъдим ителгән проект - 2007 елдагы “Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея” конкурсының “Старт-2” номинациясе җиңүчесе. Бертуктаусыз хәрәкәт итә торган фильтрлау центрифугасының тәҗрибәи-сәнәгый үрнәген башта Казан май аеру заводында файдалану күздә тотыла. Технологик документация эшләү һәм фәнни тикшеренүләр, тәҗрибә-конструкторлык эшләнмәләре ясау өчен, якынча 8 млн. сум бүлеп биреләчәк. Проектны гамәлгә ашыру вакыты – 12 ай.
Утырыш ахырында Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Айделдинов хәбәр иткәнчә, бүген шулай ук Татарстан Республикасы икътисадының өстенлекле тармакларындагы проектларны тормышка ашыра торган предприятиеләргә бирелә торган кредитларның процент ставкасын өлешчә компенсацияләү белән бәйле мәсьәләләр дә каралган.
Шуны да искәртик: 2005, 2006 еллар һәм 2007 елның тугыз ае буена Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды тарафыннан 17 предприятиегә барлыгы 18 млн. сумлык компенсация түләнгән.
Айнур Айделдинов 2007 елның дүртенче кварталындагы эш нәтиҗәләре буенча Химаячеләр советының биш предприятиегә банк кредитлары буенча процент ставкасын өлешчә компенсацияләргә карар итүен хәбәр итте (1,83 млн. сумга).
Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды директоры журналистларга шулай ук Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды Химаячеләр советының Татарстан Республикасы икътисадының реаль секторында эшчәнлек алып бара торган кече эшмәкәрлек субъектларын микрокредитлаштыру турындагы кагыйдәләрне хуплавын әйтте.
Айнур Айделдинов сүзләренә караганда, кече эшмәкәрлек субъектларын микрокредитлаштыру программасы кысаларында кече эшмәкәрлек субъектларының 1,5 меңгә якыны 300 мең сумга кадәр кредит алган инде (түләү вакыты – 3 ел, ставкасы – елына 9 % чамасы).
Кече бизнес субъектларын микрокредитлаштыру программасы кичергән үзгәрешләрнең берсе – кредит суммасын 300 меңнән 3 млн. сумга чаклы үстерү. “Моннан тыш, нигезләмәнең яңа шартлары шуннан гыйбарәт: банк микрокредитлаштыру программасын тормышка ашыруда кредит суммасының 2/3 сенә тигез булган сумма белән катнаша. Шуның белән бергә, Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды залог белән тәэмин ителмәгән кредитлар буенча бирелгән кредитның 1/3 е суммасы күләмендә субсидиар җаваплылык тота. Залог белән тәэмин ителгән кредитлар буенча Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды җаваплылык тотмый.
Әлеге программа буенча Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды чаралары лимиты 250 млн. сум тәшкил итә, тулыландырыла торган депозитны урнаштыру вакыты – 2 ел; депозит буенча процент ставкасы – елына 1 %.
Кредитлаштыруның өстенлекле юнәлешләре – производствоны оештыру һәм киңәйтү, төп средстволарны булдыру һәм модернизацияләү, яңа технологияләр кертү.
“Гомумән алганда, Химаячеләр советы программа нигезләмәләрен хуплады, ләкин бөтендөнья финанс базарларында барлыкка килгән хәлне исәпкә алып, әлегә программа эшли башламады”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды директоры.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте