Михаил Мишустин Казанга эш сәфәренә килде

22.06.2023

Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Казанга эш сәфәренә килде. С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы аэропортында аны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров каршы алды.

Визиты барышында РФ Премьер-министры С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводында булачак, самолетлар төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрәчәк, предприятие хезмәткәрләре белән очрашачак һәм Рөстәм Миңнеханов белән ике яклы очрашу үткәрәчәк.

Әлеге сәфәр чараларында Хөкүмәт Рәисе урынбасары – РФ Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм РФ Финанс министры Антон Силуанов катнашачак.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.