Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш Әзәрбәйҗан Республикасына эш сәфәренә килде.
Халыкара аэропортта аны Әзәрбәйҗан Республикасы Президентының махсус вәкиле Вахид Рәсим улы Гаджиев, Россия Федерациясенең Әзәрбәйҗан Республикасындагы илчелегенең киңәшчесе, шулай ук Полад Бюльбюль-оглы каршы алды. Делегация составында шулай ук «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин да бар.
Рөстәм Миңнеханов программасында: кайбер икътисадый районнар эшчәнлеге белән танышу, рәсми очрашулар, «КАМАЗ» ГАҖ катнашында төзелгән «Auto Leasing Azerbaijan» сервис үзәген ачу тантанасында катнашу.