Рөстәм Миңнеханов Татарстан делегациясенең ПМЭФ-2023тәге эшенә йомгак ясады

16.06.2023

Татарстан делегациясе Петербург халыкара икътисадый форумында актив катнашты. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

"Күп очрашулар булды: Хөкүмәт җитәкчелеге, федераль министрлар, Россия төбәкләре башлыклары белән. Шулай ук Кытай, Үзбәкстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Мисыр партнерлары белән очрашулар узды. Россиянең әйдәп баручы компанияләре җитәкчеләре белән хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштык. Шулай ук 11 документ имзаланды", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Республика Рәисе ПМЭФ кысаларында инвестицион климат торышының илкүләм рейтингын игълан итүләренә игътибар итте. Татарстан лидерлар өчлегенә керде, икенче урынны алды. "Бу - безнең зур уртак эшебезнең нәтиҗәсе", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

ТР Рәисе форум йомгаклары буенча чаралар планын әзерләргә, имзаланган барлык документларны реаль эчтәлек белән тулыландырырга кушты.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.